Балыкбистәлеләр,бу атнада бәйрәмгә барабыз
Бу атнаның ял көне - 3 июньдә Каз.Чаллы авылында Чүк бәйрәме узачак.
Троицадан соң төгәл бер атна үткәч уздырыла торган әлеге бәйрәмгә казчаллылар инде бүгеннән үк әзерләнә. Яулык җыю, бүләк бирү, аларны җыр-биюләр белән үреп бару күренешләре элек-электән килгән. Башка еллардагы кебек бәйрәмне быел да авылдашлары - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов алып барачак. Бәйрәм башлану 12.00 сәгатькә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа