Балыкбистәлеләр, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Җәй җитү белән, бигрәк тә эссе көннәрдә, барлык кешеләр дә сулыкларда коенырга кереште.
Исегезгә төшерәбез, Балык Бистәсе районы территориясендә рәсми пляжлар һәм коену урыннары юк.
Шуңа да карамастан, гражданнар, шул исәптән балалар да барлык сулыкларда коенуларын дәвам итә.
Статистика буенча, Татарстан Республикасы территориясендә көн саен 5-6 кеше, шул исәптән, кызганычка каршы, балалар да һәлак була.
Суда үлү очракларының күбесе гражданнарның исерек хәлдә коенуы, шулай ук җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коенуы аркасында килеп чыга.
Бүгенге көндә Балык Бистәсе районы территориясендә балигъ булмаган баланың суда үлүенең 1 очрагы теркәлгән.
2020 елның 9 нчы июлендә 20:25 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең кизү частенә 2015 елда туган бала батып үлү турында хәбәр килде. Тикшерү барышында балигъ булмаган өч баланың мөстәкыйль рәвештә велосипедларда буага су коенырга китүе ачыкланган.
Су коенган вакытта аларның берсе батып үлгән.
Әлеге факт буенча «саксызлык аркасында үлем китерү» РФ ҖК 109 ст.буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү бара. Бу очракта җиһазландырылмаган урында коенган өчен хокук бозу, балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәүдә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
Шулай ук бүгенге көндә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча чикләү чаралары гамәлдән чыгарылмаган.
Шуңа бәйле рәвештә, пляжларга бару тыела.
Гражданнар тарафыннан җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка режимын сакларга кирәк, аны бозган өчен административ җаваплылык каралган. Күрелгән чараларга карамастан, кайбер гражданнар әлеге карарны бозуларын дәвам итәләр һәм шәхси саклану чараларыннан файдаланмыйлар, җиһазландырылмаган урыннарда коенуларын дәвам итәләр, дистанцияне үтәмиләр.
Безнең район гражданнарын яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле барлык чараларны үтәргә чакырабыз. Балаларыгызны караучысыз калдырмагыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа