Балыкбистәлеләр үз бизнесларын булдыру максатыннан акча алдылар
Районыбыз биләмәсендә бу ел башыннан авыл җирендә үз бизнесларын булдыру максатыннан ике кеше грант отуга ирештеләр.
Авыл хуҗалыгы производствосын үстерү һәм киңәйтү максатыннан алар дәүләттән барлыгы 15 миллион сумнан артык акча алдылар һәм аны тулысынча терлекчелек тармагын киңәйтү максатыннан сарыф иттеләр. Шуларның иң зурысы Зур Мәшләк авылыннан Денис Тарутин өлешенә туры килә. Ул грант акчасына авылда 150 баш савым сыерлары асрарга теләк белдергән. Билгеле инде, аның шактый кешене тотрыклы эш урыны белән тәэмин итәчәге дә көн кебек ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia