Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, йолдызнамә (5-12 сентябрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларга эгоизмнарын йөгәнләргә туры киләчәк. Тәртип, дисциплинаны бүтәннәрдән генә түгел, үзеңнән дә таләп итәргә кирәк булачак. Шунсыз планнарыгызны тормышка ашыру мөмкин булмас. Бу атнада иң төп игътибарны йорт, гаилә һәм эшкә бирсәгез оттырмассыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Сәламәтлек – байлык. Аңа җитдирәк карагыз, салкыннар башланганчы, организмыгызны витаминнар белән тулыландырып калсагыз, зыян итмәс. Витаминлы, файдалы ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Йолдызлар тиешле вакытта ятып йокларга тырышырга киңәш итә.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Күз курка, кул эшли, ди халык мәкале. Игезәкләргә тормыш өчен җаваплылыкны тулысынча үз кулларына алып, бөтен эшне җиң сызганып башкарырга курыкмаска кирәк. Кайсы эш мөһимрәк, иң беренче шунысына тотыныгыз. Сәяхәткә бару өчен уңышлы атна.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларның тормышында яхшы якка үзгәрешләр барлыкка килә. Кыслаларның йолдыз сәгате сукты, дисәң дә арттыру булмас, нәрсәгә генә тотынсалар да, йолдызлар аларга уңыш вәгъдә итә.

Арыслан (23 июль-23 август)

Мәшәкатьле, әмма уңышлы атна. Керемле эш тәкъдим итүләре ихтимал, форсаттан файдаланып калыгыз. Уйламаган җирдән акча кереп сөендерер. Тормышыгызда күңелле яңалыклар көтелә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларга үткәннәргә нәтиҗә ясап, гел үз эчеңдә «казыну» белән шөгыльләнүдән туктарга вакыт. Бөтен шик-шөбһәләргә нокта куеп, максатыгызга таба барыгыз, йолдызлар үзләре сезгә юл күрсәтә.

 

Реклама

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Вакыйгалар үз җаена аксын. Атларны кумагыз. Бу эшкә дә, гаиләгә дә кагыла. Интуициягезгә таянып эшләсәгез, бөтен эшегезне дә «бишле»гә башкарып чыгарсыз. Эш буенча яңа тәкъдим булырга тора, кабул итсәгез, оттырмассыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Кирәкле урында, кирәкле кешеләр белән танышып, йолдыз сәгатегез сукмагае әле. Карьера үсеше көтелә. Алай да, гел эш дип кенә чапмагыз, сәламәтлегегезне дә кайгыртыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчылардан активрак булу сорала. Икеләнмәгез, йолдызлар сезнең яклы, шуңа күрә эштә дә, шәхси тормышыгызда да ал да гөл булачак. Ялгыз Укчылар бу атнада мәхәббәтен очратыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Эшкә батыр Кәҗәмөгезләр эштән гел бәхетле. Бу атнада тәвәккәлләп, яңа эшкә тотынырга була. Ул бөтенләй сез эшләп карамаган, сезнең өчен бөтенләй яңа өлкә булырга да мөмкин. Курыкмагыз, ерып чыгасыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярларның энергияләре ташып тора. Үзләренә кызыклы эш-шөгыль табып кына торалар. Чит җирдә, чит кешеләр белән күбрәк аралашу көтелмәгән уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыкларны җитди эш көтә. Нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген белгәнлектән, авырлыгы булмаячак. Уңышы да озак көттермәячәк. Атнаны үзең өчен файдалы итеп уздырырга тырышыгыз. Яңа тәкъдимнәргә ризалашырга ашыкмагыз.

 фото damy.club

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-5-12-sentyabr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса