Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр «Яратам сине, Татарстан" конкурсында катнаштылар.

 Февраль-март айларында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында районның мәгариф оешмалары «Яратам сине, Татарстан" дип исемләнгән муниципаль иҗади эшләр конкурсында катнаштылар.

  Конкурс шартлары буенча катнашучылар декоратив-гамәли эшләнмәләрнең төрле төрләрен тәкъдим иттеләр. Бу - Татарстан халыкларының милли киемнәрендәге курчаклар, кулъяулык һәм агачтан яндыру, күн мозаикасы, тозлы камырдан эшләнмәләр һәм башкалар. - җиңүнең 75 еллыгына багышланган безнең якның истәлекле урыннары макетлары һәм макетлар ясау - конкурсның аерым номинацияләре. Анда балалар яшь буенча өч категориядә катнаша алды. Шулай ук педагоглар, тәрбиячеләр катнашты. Күргәзмә «балалар иҗат үзәге» базасында оештырылган иде.

Әлеге күргәзмә матурлык, игелек һәм шатлык турында хыял белән яшәүче авторларның бай фантазиясен берләштерелгән чын карусель булды. Талантлы педагоглар җитәкчелегендә яшь осталар үз куллары белән искиткеч сувенирлар ясап, тирә-юньдәгеләргә матурлык белән очрашу шатлыгын тудырдылар. Менә безнең алда татар орнаменты белән чигүле мендәрләр, милли татар итекләр. Ә менә бәрхеттән ясалган һәм бисер чиккән түбәтәйләрнең бер сандыгы, халык костюмнарындагы курчаклар, төрле бизәкләр һәм агачтан яндып ясалган эшләнмәләр.

Конкурста барлыгы 13 гомуми белем бирү оешмасы һәм 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. “Балалар иҗат үзәге” педагоглары һәм укучылары 120 дән артык эш тәкъдим иттеләр. Котлы Бөкәш (14 эш), Урахча ( 11әр эш), Корноухово (9 эш), Шумбут (7 эш) мәктәпләре иң зур активлык күрсәттеләр. Ә Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында Балык Бистәсенең «Йолдыз» балалар бакчасы (5 эш), Биектау, «Кояшкай» балалар бакчасы һәм Олы Елга «Умырзая» балалар

бакчасы (4әр эш), Анатыш «Башак» балалар бакчасы тәрбиячеләре иң активлары булдылар.

Конкурс жюрилары алдында бик күп эшләр арасында иң яхшыларны ачыклау буенча катлаулы бурыч торды. Һәр яшь төркеменең һәр номинациясендә берничә беренче-өченче урыннар билгеләнде. Иң яхшы эшләрне билгеләп үтәсе килә. Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары һәм педагоглары төрле биналарның «шәһәрчек» макетларын тәкъдим иттеләр. Болар - мәчет һәм авыл мәктәбе, су башнясы макеты, «Эко усадьба», “Чишмә паркы” һ. б. «Тозлы камыр» балалар берләшмәсенә йөрүче Ангелина Бикчәнтәева башкарган «Сөембикә» манарасы Гран-прига лаек булды. Бу эш шул ук конкурсның республика этабында II дәрәҗә дипломга лаек булды. Педагоглар ясаган "декоратив-гамәли эшләнмәләр" номинациясендә Гран-прины «Колосок» балалар бакчасы коллективы яулады. «Мишутка» балалар бакчасы, Олы Мәшләк урта мәктәбе коллективлары һәм мәктәпкәчә төркем педагоглары бик кызыклы эш тәкъдим иттеләр. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган макетлар арасында Биектау урта мәктәбенең «Юнармия» отряды иң яхшысы дип табылды.

Людмила Ибрагимова.

Методист МБУ ДО «ЦДТ»

 

фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса