Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр якташлык җәмгыяте президиумы утырышында булып кайттылар

Казан шәһәрендә инде күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова җитәкчелегендә Балык Бистәсе якташлар җәмгыяте эшли

Шушы көннәрдә җәмгыятьнең президиум утырышы булды. Анда Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова да катнашты.

2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә, шуңа да утырышта беренче чиратта татар телен үстерү турында сүз барды, бу мәсьәләгә карата булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышынды.

2022 елда Балык Бистәсе районы оешуның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә әлеге истәлекле дата уңаеннан үткәреләчәк чаралар планы билгеләнде. Очрашуда сүз шул хакта, элемтәне киләчәктә тагын да ныгыту турында барды.

Очрашу истәлеге итеп якташлык җәмгыяте рәисе Нурия Хашимова китаплар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса