Балыкбистәлеләр, яңа салым режимына күчү турында уйланырга вакыт
2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның нинди режимына күчүне ачыклау өчен бик аз гына вакыт калды. Чөнки бердәм салым режимының гамәлдә булу вакыты ахырына якынлаша.
Күп кенә эшмәкәрләр кайсы салым режимын сайлау һәм аңа ничек күчү турында уйлана башладылар инде.
2021 елның 1 гыйнварыннан нинди салым режимнары гамәлдә булачак соң? УСН (керемнәр һәм керемнәр минус чыгымнар), ЕСХН, ПСН (патент), НДП (үзмәшгульләр өчен салым).
ЕНВД тулысынча гамәлдән чыгарылу сәбәпле, ЕНВД түләүче сыйфатында исәптән төшерү турында салым органына гариза бирергә кирәкми. Ә менә яңа режимга күчү турында ел ахырына кадәр хәбәр итәргә кирәк. Тик «дәшмәүчеләр» нең автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәген онытмагыз, ул НДС һәм башка салымнарны түләүне күздә тота. Шуның белән бергә бухгалтер яки шәхси эшмәкәргә зур күләмдә кәгазь эше дә өстәлә.
Сезгә уңай булсын һәм кыен хәлдә калмас өчен, гаризаны ноябрь ахырыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. УСНга күчү турында гариза бирү вакыты - 30 көн, ПСН өчен - 10 көн, ЕСХН-2020 елның 31 декабре. Чөнки салым органында сезнең гаризагызны карау 5 эш көненә сузылырга мөмкин, яки дөрес күрсәтелмәгән реквизит аркасында сезнең гаризаны караудан баш тартулары да бар, автомат рәвештә гомуми салым салу (ОСН) режимына күчерелү ихтималы да юк түгел. Ә яңадан башка режимга күчү бер елдан соң гына мөмкин булачак.
Салым салуның нәкъ менә сезнең өчен уңайлы һәм отышлы яңа режимын ничек сайларга соң? Бу хакта җентекләбрәк аңлатырга тырышырбыз. Сайлаганда төп критерийлар булып түбәндәгеләр тора: сезнең эшчәнлек төре, керем күләме, төп средстволарның калган бәясе һәм хезмәткәрләр саны. Шуңа күрә шәхси эшмәкәргә барлык табышларын, документаль рәвештә раслый ала торган чыгымнарын, шулай ук хезмәткәрләр санын һәм төп чараларда (төзелешне планлаштырганда яки яңадан җиһазландырганда) мөмкин булган үзгәрешләрне яхшылап анализларга кирәк.
Эшчәнлек төрләренә килгәндә, һәр режим өчен рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләре исемлеге Салым кодексында күрсәтелгән. Бу критерий буенча режимны сайлауда кыенлыклар булмас дип уйлыйм.
Хезмәткәрләрнең санын анализлау кыен түгел. Барысы да сезнең киләчәккә планнарыгызга бәйле. Хезмәткәрләр санын кыскартуны яки арттыруны планлаштырасызмы әллә шул ук дәрәҗәдә калдырасызмы?
Ә менә калган критерийлар буенча бәхәсле моментлар булырга мөмкин. Керемнәрне анализлау. Әйтик, 2020 ел өчен керем суммасын алабыз (2020 елның 9 ае күрсәткечләре буенча да сез якынча нәтиҗәне фаразлый аласыз). Әгәр дә үз күрсәткечләрегезне анализлап бармыйсыз икән, сезгә фискаль мәгълүматлар операторының шәхси кабинеты ярдәмгә килер. Монда онлайн-кассаларга тоташа башлаганнан бирле сезнең предприятие табышы турында барлык мәгълүмат туплана. ОФДның барлык шәхси кабинетларда диярлек, сез табышларыгызны анализлый алырлык мәгълүмат бар. Тиенгә кадәр санарга кирәк түгел, чөнки түбән чик-2,4 млн (НДПга күчкәндә) һәм югары чик-150 млн. (УСНга күчкәндә). Бу сайлау өчен зур мөмкинлекләр бирә.
Төп средстволар күләмен анализлау өчен эшкуарга эшчәнлекне тормышка ашырганда кулланыла торган шәхси милеккә документлар, шулай ук сатып алынган җиһазларга документлар кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрме сез яки ҖЧҖмы, гамәлгә ашырыла торган эшчәнлекне характерлый торган (мәсәлән, квадрат метрлар, хезмәткәрләр саны яки транспорт чаралары) физик күрсәткечләр исәбен алып барырга тиешсез. Исәпнең нинди рәвештә алып барылуы мөһим түгел. Алга таба УСН сайлаганда төп средстволарны анализлау өчен төп шарт - 150 млн.сумлык критерий.
Шушы 4 күрсәткеч мәгълүматларын һәр режим өчен тәкъдим ителгән чикләүләр белән чагыштырасы гына кала. Әлеге күрсәткечләрне анализлап, кайсы яңа режимны сайлау отышлы булуын ачыкларга мөмкин.Чагыштырмача анализлар алдагы мәкаләләрдә үткәреләчәк. 26 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында яңа салым режимына күчү мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр белән очрашу үткәрү планлаштырыла.
Минем «Instagram @olesiakaraganova», шулай ук район аккаунтларында анонслар белән танышып барыгыз.
Олеся Караганова,
Татарстан Республикасы аграр яшьләр оешмасының
Балык Бистәсе бүлеге рәисе.
Бу турыда эшмәкәрләр ни уйлый икән? Без алар фикере белән дә кызыксындык.
Зәринә – кибет хуҗасы:
- Яңа салым режимына күчкәч, безгә элеккегегә караганда күбрәк түләргә туры киләчәк. Яңалыклар белән килешмәгән эшмәкәрләр ябылырга мәҗбүр булачак. Мин үзем өчен «керемнәр» режимын сайладым. Режимы «керемнәр
- чыгымнар» миңа отышлы түгел, чөнки аерым бухгалтер тотарга кирәк булачак.
Флера Фәйзуллина – эшмәкәр:
-Әлегә кадәр без салымның гадиләштерелгән системасы буенча эшләдек. 2020 елның 1 гыйнварыннан барлык дару препаратлары һәм аларга мөрәҗәгать итү субъектларының барысы да мәҗбүри маркировкалау системасына кушылалар.
Дарулар маркировкасын кертү бездән зур чыгымнар таләп итә. Без тиешле инстанцияләргә язып карадык, әмма беркемнән дә җавап ала алмадык. Шул сәбәпле без, вакытында кешеләргә уңайлы булсын өчен поселок үзәгеннән читтәрәк ачылган даруханәне ябарга мәҗбүр булдык.
Фармацевтика эшчәнлеге үз спецификасына ия, ваклап сату бәяләрен катгый чикләрдә тоту, кече бизнес өлкәсенә караган даруханәләр рентабельлеген киметүгә китерә. Салым арту, табышка, милеккә, даруханәләргә НДС арту белән зыян салмаячак, бу аларның бөлгенлеккә төшүенә китерәчәк.
«Авыл офыклары» (“Октябрь юлы”) газетасы чыга башлауга киләсе елда 90 ел тула. Чал тарихлы басманың бай мирасы, тарихи кыйммәте бар. Нинди генә авыр елларда да үз кыйбласын югалтмаган ул. “Газетабызга – 90 яшь” рубрикасында без үткәннәрне барлап, редакциядә төрле елларда эшләгән мөхәррирләр, хезмәткәрләр белән газета укучыларыбызны таныштырып барырга уйлыйбыз. Бүген исә Фәрвәз апа Галиуллина турындагы язманы тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа