Балыкбистәлеләр, уяулыкны җуймыйк!
Статистика күрсәткәнчә, илдә коронавирус белән авыручылар саны арта, зарарлану куркынычы саклана. Шуңа күрә социаль дистанцияне үтәргә кирәк, кибетләргә, транспортта һәм кеше күп урыннарда битлек киеп йөрергә кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектларына, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча профилактика чараларын үтәүдә битараф булган затларны ачыклау буенча башка җәмәгать урыннарында рейдлар үткәрүләрен дәвам итәләр.
Тикшерүләр вакытында алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» гы карарын үтәп, сатучыларның битлек һәм перчатка, сатып алучыларның битлекләре булуына һәм социаль дистанцияне саклау, сатып алучылар өчен шәхси саклану чараларыннан башка хезмәт күрсәтмәүләренә игъланнарны үтәүгә аерым игътибар бирә.
Ваемсызлык күрсәтергә иртәрәк әле. Бары тик уртак көч һәм саклык чараларын үтәп кенә без пандемия үсешен кисәтә яки аның масштабын киметә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа