Балыкбистәлеләр, урманнарга керү чикләнә
Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 июленнән үз көченә кергән «Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында» гы карары нигезендә кайбер районнарның, шул исәптән Балык Бистәсенең урман фонды территориясендә чикләү чаралары кертелде, янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарга бару тыела.
Безнең оешма тәүлек буе кизү тора һәм ял итүчеләр күп булган урман массивларында патрульлек итә.
Патрульне урман саклау инспекторлары арасыннан формалаштырабыз, - дип аңлаттылар «Кама урманчылыгы» җитәкчелеге.
Урманнардан файдалануны тыю документ рәсми басылып чыкканнан соң 21 көн эчендә гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, Балык Бистәсе районында урманнарда янгын куркынычы югары саклана. Урманнардагы гадәттән тыш хәл режимы чорында урман фонды территориясендә учаклар яндырган өчен гражданнарга - дүрт меңнән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - егерме меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга өч йөз меңнән биш йөз меңгә кадәр административ штраф салу каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа