Балыкбистәлеләр, торакны вакытында рәсмиләштерегез
Агымдагы елда Балык Бистәсе муниципаль районында 7164 кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Биектау, Масловка авыл җирлекләрендә һәм Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә торак йортлар күп төзелә.
26 авыл җирлегенең 11ендә төзелеш алып барылмый дияргә була. Нигездә, безнең халык җылытылган капиталь янкорылмаларны рәсмиләштерергә ашыкмый.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, атна саен, авыл җирлекләрендә рәсмиләштерелмәгән корылмаларны ачыклау буенча тикшерү уздыралар.
Аның нәтиҗәсендә 30 нчы майдан башлап авыл җирлекләрендә 3600 кв. м. дан артык рәсми булмаган янкормалар ачыкланган. Шундый 94 төзелеш милекчесенә янкормаларны рәсмиләштерү кирәклеге турында телдән һәм язма кисәтү бирелгән.
Күп кенә милекчеләр йортка янкорма дигән төшенчәне аңлатуны сорыйлар.
Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, гамәлдәге корылманы теләсә кайсы конструктив үзгәртү аны үзгәртеп кору булып тора. Торак йортны теләсә кайсы яктан һәм этажын арттырырга мөмкин. Торакка янкорылма капиталь булган очракта фундамент салына, ул өстәмә җир мәйданын били, йорт белән бер яки аннан да күбрәк гомуми стенасы була. Ә фундамент таләп итми торган торак булмаган бина (веранда, болдыр, ачык терраса һ.б.) капиталь булмаган корылмага карый..
Янкорманың төренә карап, аны теркәү процессы аерылып тора. Теләсә нинди капиталь булмаган корылма документаль рәвештә рәсмиләштерелмәскә мөмкин, бу милек иясенә карата санкцияләр куллануга китермәячәк. Ул йортның конструктив үзенчәлекләренә йогынты ясамый, күршеләрнең хокукларын бозмый, яшәүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый.
Ә янкорма капиталь характерда булса, гамәлләр тәртибе башка. Объектның гомуми мәйданы үзгәрү сәбәпле торак йорт янындагы корылманы документлаштырырга кирәк. Яңа параметрлар теркәлергә тиеш, чөнки бинаны үз белдегең белән төзегән кебек килеп чыга. Шулай ук бина милекчесе аны сата һәм мирас итеп тапшыра алмый.
Төзелеш башында ук күрше участоклардан тиешле дәрәҗәдә читкә китеп барлык нормалары да үтәргә кирәк. Кагыйдә бозу очрагында, корылмага үз белдеге белән төзелгән статус бирелергә мөмкин.
Теркәү вакытында күршеләрнең мәнфәгатьләре саклануы участок планында объектның яңа чикләрен билгеләү юлы белән бәяләнә. Моның өчен кадастр инженеры тарафыннан йортка яңа кадастр планы төзелә. Гомуми тәртип буенча, бинаны төзү алдыннан вәкаләтле органга хәбәр итәргә кирәк. Әмма 2026 елның 1 мартына кадәр дача амнистиясе нигезендә мондый документларсыз үткәрелергә мөмкин.
Торак йортны төзегәндә төзелә башлаганчыга кадәр йорт төзелешен теркәү гамәлләре алгоритмы барлык кирәкле нормалар, шул исәптән күршеләр чигеннән, юллардан мәҗбүри чигенүләр үтәлергә тиеш. Үз белдегең белән төзелгән клорылма (самовольная постройка) булып саналмасын өчен, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белән планлаштырылган төзелеш проектын әзерләргә (моны үзеңә эшләргә яки компетентлы белгечкә мөрәҗәгать итәргә мөмкин). Проектны төзегәндә җир участогы һәм йорт үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Бер гаилә яшәү өчен җир өстеннән биеклеге 20 метрдан артмаган очракта үзгәортеп кору проектын әзерләү мәҗбүри түгел.
Шулай ук район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә йортны төзекләндерү нияте турында хәбәрне җибәрергә кирәк. Аны өйдән чыкмыйча, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша бирергә мөмкин.
Реконструкцияләнгән йортка яңа техник план алырга. Торак объектны үзгәртеп кору белән бәйле төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, кадастр инженеры белән йортның яңа техник планын әзерләү буенча эшләр башкару өчен килешү төзергә кирәк.
Аннан теркәү өчен документлар әзерләргә, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә реконструкция эшләренең тәмамлануы турындагы хәбәрне һәм йортның үзгәрешләр кертелгән техник планына бирергә кирәк. Гаризаны шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша да бирергә мөмкин.
Шулай ук йорт янына янкорманы дача амнистиясе буенча теркәргә мөмкин. 2026 елның 1 мартына кадәр шәхси торак төзелеш (ИЖС) объектын төзүне яки реконструкцияләүне гамәлгә ашыручы гражданнар тиешле рөхсәт алудан азат ителәләр. ИЖС яки шәхси ярдәмче хуҗалык участогында йорт булса, реконструкцияләүгә техник план да җитә. Әгәр дә төзелеш инде башкарылган булса, аны теркәү буенча гамәлләр тәртибе түбәндәгечә: кадастр инженеры белән яңа техник планны үтәү өчен килешү төзелә. Милек иясе техник планны МФЦ аша теркәргә җибәрә.
Әгәр гражданнар алар торак йорт янына янкорма төзергә яки яңадан торак йорт төзергә җыенсалар, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә әлеге объектны җир биләмәсенә урнаштыру мөмкинлеге мәсьәләсе буенча консультация сорап мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Саклык зоналарында торак йортларны төзү катгый тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia