Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр татар хатын-кызлары җыенында катнаштылар

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын үткәрде.

Ул Казан шәһәрендә барды. Анда безнең районнан да катнашып кайттылар. “Әлеге форум елдан-ел колач җәя. Төрле төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татар хатын-кызларының эшчәнлеге белән танышу өчен дә бик кулай чара бу.

Татарның затлылыгы, батырлыгы тагын бер кат күрсәтелә әлеге җыенда. Катнашучылар Россиянең 58 өлкәсеннән һәм чит илләрдән дә килгәннәр иде. Барлыгы 253 вәкил катнашты. Җыен программасы бай, яхшы эшләнгән.

Очрашып, бер-беребез белән фикерләр алыштык, тәҗрибә уртаклаштык. Әлеге форумга ел да бик теләп барам. Аннан алган уй-хисләр икчес-чиксез”,- дип фикерләре белән бүлеште җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесес Рәхимә Рәшитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса