Балыкбистәлеләр, сорауларыгыз булса шалтыратыгыз!
2019 нчы елның 30 нчы октябрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Рәсәй тикшерү комитетының Татарстан Республикасы идарәсе Биектау районара тикшерү бүлеге җитәкчелеге балигъ булмаганнарга карата, гражданнарның хезмәткә түләү һәм медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә конституциядә каралган хокукларны бозу очраклары буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Кабул итү Биектау районы, Биектау авылы, Үзәк урамы, 2 нче йортта була. Сораулар бирү өчен алдан 8 (84365) 32884, 8 (84365) 32881 телефоны аша язылырга мөмкин.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа