Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр “Солдат альбомы” конкурсында катнашып 2нче урынга лаек булдылар

2021 нче елның февраль аенда Бөтендөнья татар конгресссы, “Татарлар” газетасы белән берлектә “Солдат альбомы” конкурсын игълан иткән иде.

Катнашу теләге белән армия сафларында булган егетләребезнең исемлеген язып чыктым, туган елларын барладым. Һәрберсеннән фотосурәтләр, мәгълүматлар җыя башладым. Әкрен генә инстаграм битендә урнаштыра бардым. Барлый торгач 27 егет турында язма әзерләнгән. Үзем өчен дә бик кирәкле мәгълүмат тупладым, язылучыларым арасында да язмаларым зур кызыксыну уятты.

Конкурс тәмамланды, нәтиҗәләр ясалды. II урынга лаек булганны күреп бик сөендек, тырышуыбыз юкка булмаган. 22 апрель көнне Казан шәһәрендә Татар конгрессы бинасында ике конкурс буенча "Әнием кочагы", "Солдат альбомы" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бинага үтү белән нурлы йөзләре белән балкып Гөлназ Шәйхи, Энҗе Шәйхетдинова каршы алды. Арабызда кемнәр генә юк. Оренбург өлкәсе, Пермь крае, Кыргызстан, Башкортстан, Татарстанның төрле шәһәр һәм районнары... Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева эш урыны белән таныштырды.

Татар шагыйре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты  Булат Ибраһим туган телгә багышлап язган "Әйт, телем" шигырен сөйләде. Шулай ук, "Әнием кочагы" конкурсында җиңү яулаган нәни кызларыбыз үзләренең җырларын бүләк иттеләр. 5-6 яшьтә булсалар да, искиткеч матур итеп сөйлиләр, җырлыйлар. Шаккатып тыңладык. Күңелгә рәхәтлек бирә дә инде әниләргә багышлап язылган шигырьләр. Икенче елга, 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы оешуына да 30 ел була икән. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татарлар» газетасына да 10 ел булуы турында әйтелде. Соңыннан бүләкләү тантанасы башланды. Иң элек,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев оешма тарихы белән таныштырды. Арабызда  Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та бар иде. Ул да бүләкләү тантанасында үзенең әйтер сүзләрен җиткерде. Һәрберебезгә матур теләкләр әйтеп, алга таба да уңышлар теләп дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм мизгелен йомгаклап, барыбыз бергә басып, Габдулла Тукай шигыренә язылган "Туган тел" җырын башкардык. Соңыннан истәлеккә фотога төштек.

Бәйрәм тантанасы күңелле хатирәләр белән уелып калды. Тагын очрашулар насыйп булса иде дигән теләктә калабыз. Күңелләр булып, сөенеп кайттык.

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа  Арыш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса