Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, саклык чаралары күрү сорала

 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (31.01.2020 №66) нигезендә, коронавирус инфекциясе әйләнә- тирәдәге кешеләргә куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә кертелде.

Әгәр сез яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралу очраклары теркәлгән регионнан кайткансыз икән, инфекция таралуны минимальләштерү, үзегезнең, якыннарыгызның, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең иминлеге хакына түбәндәге киңәшләрне үтәргә  тиеш буласыз:

1.Мөмкинлегегез булса өегездән чыкмагыз, шул исәптән эшкә, укырга бармагыз. Кибет, аптека җәмәгать, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрмәскә тырышыгыз, җәмәгать транспортыннан файдаланмагыз, шәхси элемтәләрне чикләгез. Сезнең барлык гаилә әгъзалары да бу кагыйдәләрне үтәргә тиешләр. Балаларыгызны мәктәпкә, балалар бакчасына җибәрмәвегезне сорыйбыз.

2. Мөмкин кадәр тизрәк үзегез беркетелгән медицина учреждениесенә,  короновирус инфекциясе белән авыручылар булган илдән кайтуыгыз турында хәбәр итегез.

3. Әгәр сезгә авыру листы, белешмәсе кирәк булса, поликлиникадан табиб чакырыгыз. Аңа коронавирус инфекциясе  йоктыру ихтималы булган илдән кайтуыгызны әйтегез.

4.Сездә, сезнең белән бергә яшәүчеләрдә инфекцион авыруның беренче билгеләре (йөткерү, тән температурасы күтәрелү) барлыкка килүгә кичекмәстән йортыгызга табиб чакырыгыз, аңа коронавирус инфекциясе  йоктыру ихтималы булган илдән кайтуыгызны хәбәр итегез. Медицина учреждениесенә бармагыз, үз-үзегезне дәвалау белән дә шөгыльләнмәгез.

Татарстан Республикасында коронавируска бәйле ситуацияне мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча оператив штаб.

sn74.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса