Балыкбистәлеләр, сакланганны Ходай саклар
28 июль бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча “Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге” филиалының гигиена буенча инструкторы Ләйсән Вәлиевага мөрәҗәгать иттек.
- Гепатит белән зарарлану нидән килеп чыга?
- Гепатит чире - бавыр ялкынсыну. Аның алты төреннән берсен В вирусы китереп чыгара. В гепатитында авыруның яшерен чоры – 2 айдан 6 айга кадәр була һәм 5-10 процент очракта хроник формага күчә. Вируслы гепатитлардан дәваланмаган очракта, ул цирроз һәм бавыр рагына китерергә мөмкин.
В гепатиты белән зарарлануның төп чыганаклары:
- Вирус белән зарарланган кан салу;
- Стерильләштерелмәгән хирургия һәм стоматология коралларыннан файдалану;
- Күкрәк белән тукландырганда, күрешкәндә, үбешкәндә, йөткергәндә, җәмәгать бассейнарында коенганда зарарланырга мөмкин.
- Бу куркыныч авырудан үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга?
- В гепатитын йоктырмас өчен вакцинация ясатырга кирәк. Хәзер аннан ышанычлы вакциналар бар.
Аннан, җенси партнер бердәнбер булырга тиеш, бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментларын тотарга, наркотиклар кулланудан баш тартырга, чит кешенең гигиена өчен кирәк-яракларын кулланмаска, бөтен косметик процедураларны (татуировка, пирсинг, колак тиштерү һәм башкалар) әлеге эшчәнлеккә рөхсәте булган медицина һәм косметика салоннарында гына үткәрергә кирәк.
Ә иң яхшысы - татуировка һәм пирсинг эшләтүдән тыелу.
- В гепатиты вирусын йөртүче һәм аның белән авыручының якыннары нәрсәне белеп торырга тиешләр?
- Әлеге затлар гепатитның бу төренә каршы прививка ясатырга бурычлылар. Ә авыручы кеше (хатын-кыз да, ир-ат та) шәхси гигиена җиһазлары (кырыну приборлары, кайчылар) гына кулланырга тиешләр. Авыру тәне җәрәхәтләнгән очракта бар төр ярдәмне саклану чаралары кулланып кына башкаралар. Авыру кешенең шәхси гигиена җиһазларын көн саен дезинфекцияләп торырга кирәк.
Таңсылу МИНҺАҖЕВА әзерләде.
фотоdila.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа