Балыкбистәлеләр Республика конкурсында танылдылар
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»нең «Чиста ил» (“Чистая страна”) федераль проекты ярдәмендә «Эко-чыршы» табигать саклау конкурсы ике номинация буенча үткәрелде. Бәйгедә өч яшьтән алып уналты яшькәчә балалар һәм коллективлар катнашты.
Агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында әлеге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды. Ул тантанада безнең районнан Урахча, Күгәрчен, Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш, Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе укучылары һәм укытучылары катнашты. “Альтернатив материаллардан яңа ел эшләнмәсе” номинациясендә өлкән төркемдә икенче урынны Урахча мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Феликс Сидоров (җитәкчесе Л.Гәрәева) алды.
“Оригиналь экологик яңа ел эшләнмәсе” номинациясендә өлкәннәр арасында Диләрә Миңнәхмәтова (җитәкчесе Г.Нәбиуллина) беренче урынга лаек булды. Махсус номинациядә җиңүче дипломы белән Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Г.Иминова), Балыклы Чүкәй мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Әмир Билалов (җитәкчесе Г.Шакирова), Урахча мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Азат Бәйдамшин (җитәкчесе С.Кириллова), Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең 3 Б сыйныфы укучысы Алидә Гыйлемханова (җитәкчесе Д.Фалина) бүләкләнделәр.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев исеменнән катнашучы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Елена Блинова,
балалар иҗат үзәге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа