Балыкбистәлеләр Республика конкурсында сынатмадылар
Күптән түгел Биектау районының “Элита” нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыяте базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының, ит һәм сөт терлекчелеге зоотехник –селекционерларының республика конкурслары булып узды.
Районыбызның “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте зоотехник-селекционеры Юлия Мажарова әлеге мәртәбәле конкурста 2 нче урынны алды.
Ул шулай ук агропромышленность комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасына лаек булды.
“Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгының ясалма орлыкландыру операторы Фәннур Зыятдинов “Ветеран” номинациясендә җиңеп чыкты.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа