Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр мошенникларга 30 меңгә якын акча күчергәннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре районда яшәүчеләр өчен кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән (бу - банк карталарыннан акча урлау һәм мошенниклык) файдаланып җинаять кылуга юл куймау максатыннан профилактик чаралар үткәрәләр. Шуңа да карамастан, балыкбистәлеләр җинаятьчеләр ”корбаны” булуларын дәвам итәләр.

Соңгы вакытта гражданнар төрле «Интернет кибетләр», «Инстаграм», «ВКонтакте», «Авито» социаль челтәрләре аша кирәкле әйберләрен сатып ала. Сатып алу барышында җинаятьчеләр товар өчен  артык түләнгән акчаны кире кайтару сәбәбе белән банк картасы мәгълүматларын сорыйлар. Тик бу мәгълүматны беркемгә дә әйтергә ярамый. Акчаны күчерү өчен сезнең банк картасына бәйләнгән телефон яки карта номерыгызны белү дә җитә. 2020 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә әлеге категориядә 12 җинаять теркәлгән, аларның 3се социаль челтәрләр ярдәмендә башкарылган.

Мәсәлән, 2020 елның 23 сентябрендә бер билгесез зат инстаграмның социаль челтәрендә кием сату тәкъдиме белән Яңа Арыш авылында яшәүче гражданка А. ның ышанычын яулап, 5000 сум күләмендә акчасын күчерттерә. Шулай ук  09.10.2020 елда билгесез зат фатир өчен задаток калдыру сылтавы белән Балык Бистәсендә яшәүче гражданин К. ышанычын файдаланып 16300 сум акчасын үзләштергән. Агымдагы елның 28 сентябрендә Зур Мәшләк авылында яшәүче гражданка Л. ның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битенә “Сбербанк” саклык банкыннан сораштыру үтү турында хәбәр килгән. Аның барышында гражданка Л. банк картасы һәм телефон номеры мәгълүматларын биргән, шуннан соң 6797 сум күләмендә акчасы урланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге сезгә һәм якыннарыгызга гади киңәшләрне үтәргә искәртә:

- сезгә шалтыратып банк хезмәткәрләре дип таныштырсалар, үзегез һәм банк карталары турында мәгълүматны әйтмәгез. Банкның үз хезмәткәрләре бу мәгълүматны беркайчан да сорамыйлар;

- түләү терминалларында һәм банкоматларда  билгесез затлар телефон аша әйткән  комбинацияләрне башкармагыз;

-товарлар сату турында нинди дә булса белдерүләр урнаштырсагыз, алдан түләп куюга килешмәгез һәм банк карталары реквизитларын берәүгә дә хәбәр итмәгез;

- әгәр сезгә туганнарыгызның бәла-казага эләгүен һәм нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итү өчен акча таләп ителүен хәбәр итсәләр, ышанмагыз - бу мошенниклар.

Таныш булмаган кешеләр белән аралашудан сак булыгыз, янаудан курыкмагыз. Нинди генә хәл булуга карамастан, шәхси һәм банк карталары турында мәгълүматны таратырга ярамый, шул исәптән банк хезмәткәрләренә дә.

Таңсылу Минһаҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса