Балыкбистәлеләр Лубянга барды
Июль ае ахырында Лубян урман хуҗалыгы техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты үткәрелде. Көллият юкка гана слетны уздыру урыны итеп сайланмады.
Ул Татарстанда урман тармагы өчен профессиональ белгечләр әзерләүче, урман дөньясы өчен кадрлар ясап чыгаручы бердәнбер урта махсус белем бирү йорты. Слетта Югары Тегермәнлек урта мәктәбе яшь урманчылары да катнашты.
32 районнан килгән командалар арасында узган фәнни конференцияләр, сәламәтләндерү квестлары, осталык дәресләрендә актив катнашып үзләренең чын күңелдән урман эшенә бирелгәнлекләрен күрсәттеләр.
“Кызыл Йолдыз” урманчылыгы (җитәкчесе Нияз Марат улы Тәҗмиев) мәктәпнең яшь урманчылары белән берлектә тирән эчтәлекле күргәзмә тәкъдим иттеләр. Аны Татарстан урман хуҗалыгы министры Р.Кузюров, Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары С.Андреев, Саба районы башлыгы Р.Миңнеханов, аграр университет профессоры Х.Мусин, урманчылык җитәкчеләре карап, канәгатлекләрен белдерделәр.
Мәктәпнең яшь урманчысы Нәфис Галимуллин “Югары Тегермәнлек авылының экологик топонимикасы” дигән темага саф татар телендә чыгыш ясап, катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Инсаф Мавлин, Камилә Гайнуллина, Назилә Закирова “Геодезия”, “Таксация”, “Урманны янгыннан саклау ысуллары” конкурсларында катнашып осталыкларын расладылар.
Әлеге уку йортында белем алучы Югары Тегермәнлек мәктәбен тәмамлаган Виталий Берсанов һәм Иван Русаковка әлеге гүзәл табигать утравында, ташлы кала урамнары шау – шуыннан еракта гыйлем серләрен үзләштерү, әлбәттә, бик нык ошый. Быел да 9нчы сыйныфны тәмамлаган Карина Сәләхетдинова һәм Карина Степанова киләчәкләрен Лубян урман техникумы белән бәйләргә җыеналар.
Мәктәп урманчылыкларының 3нче слеты гаять кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Балаларга урман һәм андагы тереклек ияләре турындагы белемнәрен күрсәтү белән берлектә, командада эшли белүләрен дә, урманда юнәлеш алу, каршылыкларны җиңә белү күнекмәләрен дә расларга туры килде.
Слетта катнашучылар алга таба да табигатьне якларга, урманны яратырга, урман хуҗалыгы мәнфәгатьләрен кайгыртырга ниятләп, оештыручыларга рәхмәт сүзләре юллап таралыштылар.
Рамазан Ибраһим.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа