Балыкбистәлеләр Кыш бабайдан ни көтәләр?
Үтеп баручы ел балалар күңелендә нинди истәлекләр калдырды? Кыш бабайдан ни көтәләр?
Югары Тегермәнлек урта мәктәбе укучылары:
- Без, 4 нче сыйныф укучылыры, Яңа елны яңа өметләр белән каршылыйбыз. Үтеп киткән ел да безнең өчен истәлекле вакыйгаларга бик бай булды.
Узган уку елын дистанцион тәмамлагангамы, бер-беребезне сагынып, укырга яңа көч туплап килдек. Зур омтылышлар белән укырга керештек. Рәзилә белэн Илүзә математикадан халыкара “Сомик” проектында уңышлы чыгыш ясадылар. Фәния, Самирә һәм Әмирхан юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Имин тәгәрмәч” ярышында катнаштылар. Үз яшьтәшләребез арасында тапкырлыкта Әмирхан беренче, ә Фәния практик эштә икенче урынны яулады. Уңышларыбыз югары бәяләнеп, районыбыз данын якларга Казан шәһәренә нәкъ менә безнең команда барды.
Без үз белемнәребезне Бөтенроссия олимпиадасы буенча да сыныйбыз. Инде шатландырырлык нәтиҗәләребез дә бар: математикадан Фәниябез – җиңүче, Самирәбез – призер; инглиз теленнән Самирә җиңүче, тормыш иминлеге нигезләреннән Әмирханыбыз призер булды. Әле алга таба да өметләребез зурдан.
Без сыйныфыбызда 6 укучы. “Алтыгызда төрле холык, төрле характер, ләкин сезне бердәм максат берләштерә. Сез тырышлар, булганнар, сәләтлеләр“, - дип канатландыра безне укытучы апабыз. Сыйныф тормышыбызны бәйрәмнәр, ярышлар белән баетабыз, түгәрәкләргә йөрибез.Бигрәк тә “Бадминтон” түгәрәген яратабыз.Без аңа бөтен классыбыз белән язылдык .Бу уенда арабызда иң сәләтлесе - Әмирхан. Ул республика ярышларында да актив катнаша.
Буш вакытыбызда китаплар укыйбыз, фильмнар карыйбыз.Аннан соң әңгәмәләр оештырабыз, фикер алышабыз. Имтиханнарга әзерләнергә дә өлгерәбез.Өлкәннәргә ярдәм итәбез, табигатьне саклыйбыз, кечкенәләрне яклыйбыз.
Ландыш Нуриева - Казан педагогика көллияте студенты:
- Балалар бакчасына йөрүче энекәшем белән Кыш бабайга хат яздык әле. Быел ул пазллар сорды. Конвертны матур итеп ясадык, ялтыравыклы тасма белән бизәдек һәм почта тартмасына салып куйдык. Кыш бабай шуннан килеп хатны алып китәчәк, дидем энекәшемә. Яңа ел бәйрәмендә һәр кеше үзенчә могҗиза көтә. Мин дә күңелдән генә хыялланам.
Зәринә Зарипова - Балык Бистәсе икенче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы:
-Без гаиләдә өч кыз. Һәр елны Кыш бабайга хат язабыз. Конверт тышына рәсемнәр ясыйбыз. Аннан әни почта тартмасына сала. Узган елларда Кыш бабай ташбака, аннан балыклар бүләк итте. Әтием алып кайткан аквариумга куйдык аларны. Ә быел әрлән (хомяк) сорадык. Аның өчен читлекне сатып алып кайттык инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа