Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр! Конкурста катнашып җиңү мөмкинлеге бар

Балыкбистәлеләр Татарстан Республикасында халыкны татар телендә язылган элмә мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурста катнаша алалар. Конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен телефоннарда Татарстан Республикасы географик мәгълүмати системасының (ГИС) «Халык контроле» мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм анда теркәлергә; «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» («Ошибки в названиях и надписях»)  категориясен сайларга һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның атамаларында һәм язуларында, элмә-мәгълүмати такталарда, топографик атамаларда, юл күрсәткечләрендә һәм башка җирләрдә хаталар булган фотоматериалны (нинди оешма булуы күренеп торырга тиеш)  төгәл адресын күрсәтеп җибәрергә кирәк.
Мөрәҗәгатьне шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты iyali.anrt@mail.ru яки язма рәвештә түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12. җибәрергә мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнәчәк. Алар «Конкурс җиңүчесе» Дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның IV кварталында үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат газета сайтында rsloboda-rt.ru.
Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса