Балыкбистәлеләр, хафаланыр урын юк
Халык арасында килеп чыккан уйдырмалар шөбһәләнер урын тудырмаса да, ыгы-зыгы барлыкка китерде. Күпләр дөге, карабодай, шикәр комы, май, сөт ипи, көндәлектә куллана торган кирәк-яракларны ала, үзенә запас җыя.
Чынлыкта борчылыр урын бармы? Балык Бистәсендә хәлләр ничек тора? Шул сорауларга җавап эзләп район үзәге кибетләрендә булдык, халык белән аралаштык.
Кибет киштәләрендә барысы да бар. Сатучылар әйтүенчә, товарларга кытлык юк, алар сатуда һәрвакыт бар, булачак, кайтып торачак. Моннан тыш, сәүдә нокталары хуҗалары бәяләр күтәрелүе көтелмәве, куркырлык урын юклыгын әйттеләр. “Халыкның болай ашыгып күпләп азык-төлек җыюы бер кысаларга да сыймый инде. Пошаманга төшүләре юкка, дип уйлыйм. Менә үземә гадәттәгечә, берничә көнгә җитәрлек кенә азык-төлек алдым. Анысы беткәч, тагын килеп алырмын”,-ди Гадилә апа. “Минем гаиләм зур. Без алты кеше. Кибеткә бер керүдә килолап азык-төлек, күпләп кирәк-ярак сатып алырга ияләшкән. Ләкин бүгенгедәй шәһәр халкы кебек артыгын алу кирәк, дип уйламыйм”,- диде күп бала анасы Раилә.
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан беренче чиратта кирәкле барлык азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителгән.
Голназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа