Балыкбистәлеләр, “кайнар линия” оештырыла
2019 елның 13 май көнендә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Аппаратында балигъ булмаганнарның ял итү һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге хокукларын яклау һәм гражданнарга балаларның җәйге ялын оештыруда консультатив ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” оештырыла.
Әлеге чарада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, яшьләр министрлыклары хезмәткәрләре катнашачак.
“Кайнар линия”гә сораулар белән 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
фото правозащита38.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа