Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, чыршы янында сак булыйк!

Алда безне яңа ел бәйрәме көтә. Бу чорда төрле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен аеруча игътибарлы булу кирәк.

Алда безне яңа ел бәйрәме көтә. Бу чорда төрле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен аеруча игътибарлы булу кирәк.

Яңа ел бәйрәме уздырганда янгын чыгулар күбесенчә пиротехник җайланмаларны – фейерверк, петарда, бенгаль утлары, салютларны дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыга. Фейерверкларны машиналар, үсеп утыручы агачлар һәм биналар булмаган ачык җирләрдә кулланырга кирәк.

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге яңа ел бәйрәме вакытында янгын куркынычсызлыгы, гражданнарның сәламәтлекләрен, физик һәм юридик затларның милекләрен саклау максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы режим” карары нигезендә,   2020 елның 20 нче декабреннән 2021 елның 10 нчы гыйнварына кадәр, республика территориясендә янгынга каршы үтә саклык режимы игълан ителүен хәбәр итә.

1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда:

-сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән -500 м;

-Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 150 м ераклыкта урнашкан  урыннарда кулланырга ярый.

Балык Бистәсе районы башкарма комитеты карары нигезендә гражданнарга “Яр буе” һәм “Мәйдан” паркларында пиротехник чаралардан файдалану рөхсәт ителә.

Янгын куркынычсызлыгы максатларында мәйданчыкларда беренчел янгын сүндерү чаралары һәм көнкүреш пиротехника әйберләрен кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструкцияләр булган мәгълүмати стенд белән җиһазландырылырга тиеш.

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге гражданнардан пиротехник эшләнмәләрне бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына куллануларын сорый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса