Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Чулманыбыз ярларында “Чисталык” акциясе уздырдылар

Районыбызның табигатенә битараф булмаган бертөркем балыкбистәлеләр Чулманыбыз ярларында “Чисталык” акциясе уздырдылар.

Әлеге чарада, нигездә,1 нче гимназия, район халыкны  социаль яклау, мәгариф бүлекләре, агротехникум , шәһәр җирлеге коллективлары, яшь волонтерлар группасы башлап йөрделәр. Бу көнне алар башкарган эшләр күләмле булды - 30 кубометр күләмдә төрле чүп-чарны машиналарга төяп озаттылар алар.

- Иң аянычы, кайда ял итсәләр, шунда бар калдыкларын ташлап киткәннәр. Югыйсә, бер көнлек кенә табигать түгел бит инде. Шушы начарлыкны, вәхшилекне күргән балаларыбыз алдында оят безгә. Хәтта, су коену урынында һәр адым саен пыяла ватыклары, бушаган консерв савытларына тап буласың. Башкалар турында да уйларга кирәктер ич . Ял иттең исә, рәхмәтле булып артыңнан җыештырып кит,- ди Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселок җирлеге башкарма комитетының баш белгече Илһам Мөхәммәтханов кайберәүләрнең ваемсыз гамәлләренә ачынып.

   Әйе, бу көнне башка бик күпләргә үрнәк булырлык гамәлләр кылынды. Тик шулай да, табигатьне - инеш, чишмә буйларын, урманнарны, сулыкларны пычратмау, барысыннан да өстенрәк тора минемчә. Үзе бер олы тәрбиялелек үрнәге ул.

 

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса