Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр «Чатыр-тау»да кунакта булып кайттылар

  Азнакай районында “Төрки халыкларның “Чатыр-тауда җыен” исемле халыкара  фольклор фестивале узды. Җыенда Балык Бистәсе районы “Өмет” халык фольклор ансамбле дә катнашты.

Фестиваль быел унберенче мәртәбә үткәрелде. Ул Азнакай төбәгенең иң данлыклы Чатыр-тавының яшеллек арасындагы гүзәл почмагында узды. Ерактан ук күренеп торырлык итеп тау сыртына “ЧАТЫР ТАУ” дип язып куйганнар.

Азнакай таулар иле. Шулай ук кара алтын чыккан җир дә.  Монда аяк баскан һәр кешене дә әсир иткәндер бу игелекле туфрак. Матур да, ышык та урын. Мәтрүшкә, чәчәк исләре биниһая хозурлык өсти.

    Фестивальгә һәрбер коллектив махсус программа – җырлар, биюләр  әзерләп, җиңәргә дип килгән. “Өмет” халык фольклор ансамбле дә  фестивальгә зур җаваплылык хисе тоеп әзерләнде. Җыендагылар: “Мондый үзгә матур күлмәкләрне кайда тектердегез?” – дип  иң элек сәхнә киемнәренә игътибар иттеләр. Ансамбль моның өчен  матди ярдәм күрсәткән Илнур Ибраһимовка рәхмәтле. Ансамбльнең җитәкчесе Фирдания Бәдертдинова белән тегеүче Ирина Гребенщикова кием эскизларын бергәләп әзерләделәр. Әлбәттә, башкаларның да киемнәренә тел-теш тидерерлек түгел. Кукмара, Саба, Октябрьск шәһәре, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән... Кемнәр генә юк монда. Җәмгысы 40 коллектив. Бәйрәмгә халык илебезнең төрле почмакларыннан җыелган. Туган якларын сагынып кайтканнарның да исәбе-саны юк. Гади җыен гына булып башланган чара инде  күпме генә  вакыт эчендә халыкара фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелгән. Чуашстаннан,  Башкортстан якларыннан да килгәннәр. Әлбәттә, Чатыр-таудагы  фестивальдә катнашу  Балык Бистәсе районы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” халык фольклар ансамбле өчен дә зур мәртәбә булды. 

 Күңелне кузгатып җыр-музыка агыла. Төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Чәк-чәк”, “Сөлге”, “Балачак” аланнары һәм «Халыклар дуслыгы», “Яшьлек” урамнары сузылган.  Мәдәни чарада шулай ук төрле милләтләрнең  йорт күргәзмәләре оештырылган. Чатыр-тауда  гаҗәеп матур манзара хөкем сөрә. Ул  Азнакай районының “визит карточкасы”на әйләнгән. 

Сәхнәне ике урынга әзерләгәннәр. “Өмет” ансамбленең чыгышы 18 нче булып үзәк сәхнәгә билгеләнгән. Бу җыенда беренче генә катнашулары түгел. 

Чыннан да бик матур икән Чатыр-тау. Риваятьләрдә сөйләнгән   изгеләр тәгаен бардыр кебек тоела башлый. Безне каршылап, озатып йөрүче Рамилә Әхмәтованың: “Чатыр-тау”га менеп теләк теләсәң кабул була”, – дигән сүзләренә ышынасы килә башлый.

Халык гөр килә: гармунчылар төрле милли көйләрне сыздыра, җырчылар бәйгегә әзерләнә. Шушы кадәр күп халыкны кабул иткән Азнакай җиренә, җыенны оештыручыларга һәркемнең күңелендә рәхмәт хисләре тугандыр мөгаен.

  Тантананы Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачык дип белдерә.

–Лаешта “Каравон” булса, бездә  төрки халыкларның “Чатыр-Тау җыены” популярлык алачак, – ди ул. Димәк, данлы тауның тарихы дәвам итәчәк.

Җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова белән Равил Галиев та туган төбәкләрен сагынып кайтканнар. Бу – гадәти фестиваль генә түгел, татар-төрки дөньясын кузгаткан, милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытучы тарихи бәйрәм.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы Аксакаллар, Чатыр батыр, Олы Чучак, Кече Чучак, Таш батыр, Бур батыр, Бакыр батыр, Аждаха, кызлар..,  барабаннар кагып таулардагы изгеләрне уянырга чакыралар. Бер карасаң, театральләштерелгән тамаша. Әмма, ни гаҗәп: әллә чыннан да таулардагы рухларның кузгалып, Азнакай туфрагына күптән көтелгән  шифалы яңгырнны бүләк итүеме? Чатыр-тауның без белмәгән   сере, хикмәте бардыр  ахрысы.

Гаҗәп күңелле булды җыен.  Бөтен артистларга - уртак табын әзерләгәннәр: сые да, хөрмәте дә җитәрлек. Төрле милләт халыклары үз чатырларында бәйрәм кунакларын милли ризыклары белән сыйладылар. Чын авыл мичендә табада чыжлатып әче камырдан коймак пешереп сыйлаучыларга да зур рәхмәт. Татар халкының табын күрке булган чәк-чәк, кош теле, өчпочмак, гөбәдия кебек ризыклардан да өстәлләр сыгылып торды. Кулланма-гамәли сәнгать осталары, рәссамнар, шәмаилчеләр эшләре дә тансык иде бәйрәмгә. Махсус эшләнгән ике сәхнә дә бер минутка да тынып тормады.   Чатыр-тауда бу көнне  җылы, шифалы яңгыр явып, табигатьне хушландырды. Ә  халык күңелендә  тагын бер  яңа риваять яралды: тауның рухлары кузгалды һәм  изге тауның серен тагын да арттырды. Бүгенгене тарих белән бәйләп куйды. 

    Тагын да зуррак уңышлар телибез сиңа, “Чатыр-тау җыены”! Мондый мәдәни чаралар аралашу, фикерләшү, милли мирасыбызны барлау, яңа иҗат планнары кору мөмкинлеге бирә.  Районыбызның “Өмет” халык фольклор ансамбле дә җыеныннан яңа чыгышларга рухланып, Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән кайтты. 

 

 Роза Гариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса