Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр бу өлкәдә хокукларыгызны беләсезме?

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә сыйфат теләсә кайсы предприятие һәм теләсә кайсы тармак эшчәнлегендә уңышка ирешүнең ачкычы булып тора.

 Роспотребнадзор кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә контрольне (күзәтчелек) гамәлгә ашыручы дәүләт органы буларак, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә әлеге категориянең предприятиеләр эшендә кирәклеге һәм мөһимлеге турында кабат искә төшерү мөмкинлегеннән читтә калмый.

Кулланучының товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокукы “Кулланучылар хокукын яклау турында” Рәсәй Федерация законында регламентланган. Моннан тыш, товарларның эшләнеше, (хезмәт күрсәтүләр) сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата таләпләр Россия Федерациясе территориясендә кулланылырга тиешле Таможня берлегенең техник регламентларында да бар.

2020 елның 9 аенда 192 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 46 сы – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелгән, аларның бу өлкәдәге хокуклары РФ законнары нигезендә аңлатылган. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә судка 5 хокук бозу очрагы буенча шикаять бирелде, алар мөрәҗәгатьләрне карау барышында ачыкланды.

Шулай ук кулланучыларга исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча 2016 елда Роспотребнадзор тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсы булдырылды zpp.rospotrebnadzor.ru. Анда кулланучылар өчен билгеләнгән таләпләргә туры килми торган товарлар, Роспотребнадзорның территориаль органнарының күзәтчелек нәтиҗәләре турында мәгълумат, шулай ук кулланучының иң актуаль сораулары һәм җаваплары белән суд практикасы һәм белешмәсе тупланган.

2020 нче елның 9 ноябрьдән товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. Республика халкыннан шалтыратулар сәгать 10.00 дән 16.00 га кадәр кабул ителә. Төшке аш вакыты сәгать 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

Мөрәҗәгатьләр “кайнар линия” 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча кабул ителә. Моннан тыш, кулланучылар «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» кулланучылар өчен консультация үзәгенә – 221- 90 -16, Лаеш территориаль идарәсенә 88436121208 (Балык Бистәсе) телефоны аша шалтырата алалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса