Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр бәрәңге уңышыннан зарланмый

Кемнең бәрәңге бакчасына гына күз салма,  халык уңыштан бик канәгать. Нәкъ җырдагыча, эре-эре, йомры  гәүдәле бәрәңгеләр буразна буйлап тәгәрәшеп яталар.

Кызганыч, соңгы елларда районыбыз хуҗалыкларында гына бәрәңге игүдән бөтенләй диярлек читләштеләр. Соңгы вакытларда “Солтан” хуҗалыгы бәрәңге игүгә, аны сатуга махсуслашып Рәсәй дәрәҗәләренә чыккан иде, быел биредә дә бу культураны игүдән читләшкән булып чыктылар. Район буенча бары тик Күки авылы фермеры Вәкил Галиев өч гектарда бәрәңге үстерә. Шунысын да әйтеп узыйк, инде ун ел дәвамында - “хыянәтсез”. Дөрес, бәрәңгегә кырын карауга объектив, субъектив  сәбәпләр дә булды. Күп җирлекләрдә дүрт-биш ел дәвамында аннан уңыш ала алмадылар. Бу хакта республика матбагалары да шактый хәвефле хәбәрләр  таратырга өлгерделәр. Имеш, “Бистә җире нык зарарланган, анда бәрәңге булмаячак, уңмаячак та.” Андый хәл булмады түгел, булды. Җиренең уңдырышлылыгына, сортының яхшылыгына, су сибүгә, агулауга  карамастан, күпләрнең бакчасында уңыш сөендерерлек булмады. Әмма бәрәңгегә ”гашыйкларның” үҗәтлеге елдан-елга кабатлана килде. Менә, ниһаять, бер генә зарланучыны да ишетмәссең.

 

Венера һәм Рәмзил Гыйлемхановлар, хезмәт ветераннары (Балык Бистәсе шәһәр җирлегеннән):

- Безнең бакчада бәрәңге уңышы алуда кризис булмады. Һәр елны мул уңыш алып киләбез. Быелгы уңышыбызга да сөенеп туймаслык. Аеруча эре булып уңдылар. Үзебезгә, туган-тумачаларга җитәрлек, ашарга, орлык итеп сатарлыгы да бар. Серен әллә нидән күрмибез. Ел саен бәрәңге игеләчәк җиргә 4 әр «КамАЗ» машинасы черемә кертәбез. Һәр төп бәрәңгене көл, суган кабыгы төнәтмәсе белән эшкәртеп утыртабыз. Сукалар алдыннан җиргә тоз сибәбез. Агулау чарасын корткычлар барлыкка килгәч кенә башкарабыз.

Вәкил Галиев, фермер  (Күки авылыннан):

- Инде ун  елдан артык вакыт арасы бәрәңге игү белән шөгыльләнәм. Дөрес, мәйданы өч гектардан артмый. Мөмкин кадәр сортларын алыштырырга, яңа сортлар юнәтергә тырышам. Быел 50 сутыйда “Винетта” сортын утырттык. Уңыштан зарланырга урыным юк, чыгымнарыбыз капланып бара, табышы да кала. Үстерелгәнне күмәрләп сатабыз, үз клиентларыбыз бар. Күрше-тирә авыллардан да сорап килүчеләр күп. Кайда, кемгә сатыйм икән дип баш ватасы юк. Ярдәмчеләрем гаиләм. Улым Илһам Казан авыл хуҗалыгы студенты. Аның ярдәмен нык тоям. Монысы бит янәшә шөгылебез генә. Төп шөгылебез игенчелек, терлекчелек. 80 баш мөгезле эре терлегебез, 600 гектарда чәчүлекләребез бар.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:         

-Әти-бабадан калган шөгыль инде ул. Балачактан буразнада тәгәрәп үскәннәр бит без. Шәһәрдә яшәсәк тә элеккеге гореф- гадәтләрне саклаган хәлдә төп Арча районы Пошалым авылындагы минем туган  нигезгә кайтып бәрәңге үстерәбез. Трактор белән утыртабыз, алабыз. Рәт араларын балалар белән бергәләп кирмәнләп чыгабыз. Җыеп алынган уңыш бар нәсел- җәптегә җитә, әле артканын сатабыз да. Инде берничә ел рәттән”Гала” сорты белән генә эшлибез. Уңышыннан зарланган юк, ашау өчен дә тәмле. Быел да яхшы уңыш җыеп алдык.

Кем белән генә гапләшмик, барысы да быелгы уңышын мактап телгә ала. Балачакларда әниләргә бүлеп бирелгән гектарлы участокларда кара көзләргә кадәр кул белән казып бәрәңге алган чаклар искә төшеп китте. Басу тулы кеше, көшел булыр иде. Колхоз подваллары бәрәңге белән сыртланып тулар. Ул уңыш малга, райондагы спирт заводына, Казан шәһәрен берникадәр дәрәҗәдә тукландырырга җиткән чаклар. Хәзер бит инде башка заман, техникасы, сортлары да башка. Ни өчендер игәргә бик ашкынып тормыйбыз шул соңгы вакытларда. Әллә файдасы шуның кадәр генә, әллә кибеттәгесе кулаерак. Хәтта, чүленнән башка туфрагы булмаган египетлылар да безне бәрәңге белән тәэмин итә башлады бит инде. Тик үзебезнең бакчаларда үскән эре, сары,йомры, “шадра” бәрәңгенең тәменә ни җитәме икән?

 

Вазыйх Фатыйхов.

 

фотолsvoimi-rykami.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса