Балыкбистәлеләр, бозга кергәнче уйлагыз!
Чулман өстендә балык тотарга яратучылар саны, мөгаен, бервакытта да кимемидер.
Әле менә быел да су өсте аз гына бозлануга, инде күпләрнең сулыкларга, табигать киңлекләренә ашыгулары күзәтелә башлады. Бу уңайдан республикабыз Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре дә балык тотарга яратучы ир-егетләрнең бу гамәлдән читләшеп торуларын сорыйлар. Чөнки боз калынлыгы 8 сантиметрдан ким булган очракта боз өстенә керү катгый рәвештә тыела. Аның беренче чиратта һәркемнең гомере өчен куркыныч булуын онытырга ярамый. Республикабыз районнарында инде батып үлүче балыкчылар турында хәвефле хәбәрләр дә ишетелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа