Балыкбистәлеләр, боз өстендә сак булу сорала
Кыш үз көченә керә. Соңгы көннәрдә кискен салкынайтты.
Елга-күлләр боз белән каплана башлады. Бу вакытны бигрәк тә балыкчылар көтеп ала. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Кайбер урыннарда кешеләр юлны кыскарту өчен елга, сулыклар аша сукмаклар салалар. Балалар да ныгып җитмәгән боз өстендә уйнарга яраталар. Күпләр куркынычсызлык чаралары турында онытып җибәрәләр. Нәтиҗәдә ел саен фаҗигаләр кабатланып тора. Машиналар боз астына китә, балыкчылар бата. Мондый хәлләрдә калмас өчен Балык Бистәсе янгын-коткару часте начальнигы Алмир Шәфигуллинның киңәшләренә колак салыйк:
–Бу чорда сулыклардагы боз катламының зур куркыныч тудыруын һәркем аңларга тиеш. Чөнки елга-күлләрдә боз бертигез катмый. Ул бер урында шактый нык булса, агымлы җирләрдә, мәсәлән, бик юка булырга мөмкин. Нык бозга кереп, берничә адым атлауга боз ватылып суга төшеп бату ихтималы бик зур.
Шуның өчен беренче һәм иң гади кагыйдәне үтәгез: зур ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. 10 сантиметр калынлыктан ким булмаган, яшькелт төстәге үтә күренмәле боз гына нык, ышанычлы була. Күз күреме начар булганда, яңгыр, кар яуганда боз өстенә аяк басмагыз. Югыйсә, боз катмаган урыннарны күрми калуыгыз бар.
Көз, кыш балык тоту–ял итүнең шактый куркыныч төре. Кайбер балыкчылар күп балык тоту теләге белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәләр.
Кызганычка каршы, бәлага тарыган кешеләрне һәрвакыт коткарып булмый. Күңелсез статистика моның ачык мисалы. Шуны онытмагыз: суда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү куркынычсызлык, сәламәтлек нигезе.
Боз өстенә чыгу кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралганлыгын да истән чыгармагыз.
Гадәттән тыш хәлләр туганда 01,112, (884361) 22-361 (Балык Бистәсе янгын часте) телефоннары аша шалтыратыгыз.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа