Балыкбистәлеләр беренче майда нәрсә эшләргә җыена?
1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме. Үзиизоляция вакытында әлеге ял көннәрендә район халкы нинди эшләр башкарырга планлаштыра икән? Җаваплар эзләп сораштыру үткәрдек.
Рамилә:
-Әлеге датаны бәйрәм һәм эш көне дияр идем. Үзизоляция вакытында вакытында гаилә белән бергә барлык эшләрне дә башкарырга тырышабыз. Бакча вакытлары җитә, җир өлгереп килә. Көннәр матур булса, бакчаларны тырмалап, чүпләрдән арындырып, тәртипкә китерәсе бар. Казу эшләренә иртәрәк әле, дип уйлыйм.
Сәкинә:
-Май бәйрәмнәрен без ял итү өчен генә түгел, бакчабызга, йортыбызга багышлау өчен дип көтәбез. Йорт-тирәсен җыештырып, тырмалыйсыбыз бар. Өй юрга да кирәк булыр. Иң мөһиме, илдә килеп туган вәзгыять вакытында өйдә булыйк. Ялкауланмасаң, йорт-тирәсендә дә эш җитәрлек бит.
Илсур:
-Бакча эшләрен башлар вакыт җиткәндер, дип уйлыйм. Теплицаларда җирне эшкәрттек. Тормыш иптәшем анда помидор, кыярларны күчереп утыртырга, дип планлаштыра. Аннан бакчадагы агачларны дәвалый башларга вакыттыр. Артык ботакларны, корыганракларын кисәргә кирәк.
Марат:
-Көннәр матур, кояшлы торганда өй тирәсендә эш җитәрлек инде ул. Үз йортлары белән яшәүчеләрнең бакча эшләре башлана. Безнең дә кечерәк бакчабыз бар. Шунда кайнашырбыз бу көннәрдә.
Гөлнара:
-Өйдә гаиләм, балаларым белән бергә булып, тәмле ризыклар пешереп сыйлармын. Өй җыеп, юып алсаң да шәп булыр иде. Ялкауланмасаң ял көннәрендә дә шөгыль табарга була.
Айзилә Садри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia