Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, башкалар белән аралашудан тыелыйк!

Башкалар белән аралашудан тыелыйк! Үзебезне, якыннарыбызны коронавирус афәтеннән саклыйк

Республикада үзизоляция режимы игълан ителгәннән бирле хокук саклау органнары районыбыз урамнарында һәм юлларда тикшерү эшләрен тагын да көчәйттеләр.

Һәр көн патрульлек итү уңай нәтиҗәләрен бирә. Игътибар иткән булсагыз, район урамнарында халык һәм транспорт ташкыны беренче вакытта  күпкә кимегән  иде. Соңгы берничә көндә урамнар тагын җанланды. Үзизоляция режимын районыбызда үтәмәүчеләр дә бар әле. Аның шулай булуына без рейд вакытында тагын бер тапкыр инандык.

Дүшәмбе көнне район үзәгенә керү чыгу юлында узган тикшерү вакытында  1 сәгать эчендә  18 кагыйдә бозучы ачыкланды. Алар арасында күбесе район халкы. “Күпләр эш урыннарыннан бирелгән белешмә белән  эшкә барып кайтудан тыш, урамда йөрергә дә мөмкин, дип уйлый. Әлеге  белешмә бары тик эш урынына барып кайту өчен генә рөхсәт бирә” - диде Балык Бистәсе район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин. Кагыйдә бозучыларга бу көнне беренче тапкырга кисәтү ясалды һәм  аңлату эшләре алып барылды.

Коронавирусның дөнья тирәли әйләнүче афәт икәне барыбызга мәгълүм. Ул инде республикабыз чикләренә дә үтеп керде. Шуңа да аның тарлуына юл куймыйк! Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк. Аның өчен күп нәрсә дә таләп ителми югыйсә, бары өйдә булырга, башкалар белән аралашудан тыелырга гына кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса