Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, алдаркаракларга ышанмагыз, акчасыз калмагыз

Балык Бистәсе районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кәрәзле элемтә һәм интернет челтәрен файдаланып гражданнарның акчаларын урлауга юл куйдырмау буенча чаралар үткәрелеп тора.

Шуңа карамастан алдалау очраклары дәвам итә. 2021 елның март аенда гына да Балык Бистәсе районында әлеге ысул белән акча урлауның 2 очрагы теркәлгән. Гражданнар җинаятьчеләргә үзләре акча күчергәннәр дип әйтергә мөмкин.

Әйтик, 2021 елның 1 мартында 1985 елда туган Балык Бистәсе «М» гражданинына кесә телефонына шалтыратып, җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре итеп танытып  аның бер картасыннан мошенниклык юлы белән акча күчерергә омтылуларын хәбәр итә. Сөйләшү барышында башка банк карталары һәм аларда акча булуы турында да мәгълүматка ия булалар. Акчаларны саклап калу максатыннан, «М» гражданинына барлык акчаларны бер банк картасына күчерергә күндерәләр һәм ул җинаятьчеләргә телефонына килгән смс хәбәрен әйткәннән соң, картадан 77 000 сумнан артык акча урлана. «М» гражданины җинаятьчеләр белән 2 сәгать дәвамында аралашып тора, төрле-төрле 19 абонент номерыннан шалтыраткан булалар. Шуңа да карамастан, «М» гражданины җинаятьчеләргә ышана, килгән кодны хәбәр итә. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсендә каралган җинаять эше кузгатыла. Тикшерү эшләре бара.

Шулай ук 2021 елның 22 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенә бистәдә яшәүче “Л” ханым мөрәҗәгать итә. Ул 2020 елның 14 декабрендә үк бер банктан 41 000 сумнан артык акча урлау турында хәбәр итә. Россия Полиция хезмәткәрләре әлеге гражданкага 2020 елның 14 декабрендә банк хезмәткәрләре итеп таныштырганнан соң, мошенниклык юлы белән акча күчерү очрагын ачыклыйлар.  Мошенниклар гражданкага акчаны саклап калу өчен, абонент номерына килгән кодны үзләренә әйтергә кушалар. Килгән 4 кодны җинаятьчеләргә җибәргәннән  соң аның кредит картасыннан дүрт транш белән югарыда аталган сумма күчерелгән. Җинаятьчеләр «Л» га шалтыратып, акчаларның уңышлы күчерелүе һәм саклануы турында хәбәр итәләр. Гражданка “Л” кредит картасы буенча бурыч барлыгын белгәч үзенең мошенниклар “корбаны” булуын аңлап полициягә мөрәҗәгать итә.

Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре буларак таныштыралар. Ә чынлыкта банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга шалтыратмыйлар.

Мондый шалтыратуның максаты - сезнең картагызның кире ягындагы өч урынлы кодны, яки смс-хәбәр рәвешендә кергән кодны белү.

Шуны хәтердә тотыгыз! Банк хезмәткәрләрен әлеге мәгълүматлар кызыксындырмый. Алар барлык шикле операцияләрне сезгә мөрәҗәгать итеп тормыйча гына тоткарлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса