Балыкбистәлеләр агач утыртуда катнаштылар
Узган шимбәдә Татарстан республикасында “Урманны саклыйбыз” Бөтенрәсәй акциясе кысаларында “Урман атналыгы-2019” табигатьне саклау республика акциясе вакытында массакүләм рәвештә агач утырту өмәләре булып узды.
Бу чарада “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең җирле бүлеге, аның Яңа Арыш авылындагы беренчел бүлеге, Тәберде Чаллысыннан фирка әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре һәм Котлы Бөкәш китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Асфальт юлдан Арыш урманчылыгы участогына барабыз. Юлның ике ягы буйлап инде алтынсу төскә кергән каеннар, алар арасында гел яшел чыршылар ел фасылының матурлыгын тасвирлый.
Без килгәндә урман эчендәге үсентеләр утырту өчен әзерләнгән махсус участокта эш тулы куәтенә бара иде инде.
- Без бүген 5 мең үсенте утыртырга планлаштырабыз. Көнгә бер кеше 1,5 гектар мәйданда агач утырта ала. Быелгысы елны 100 гектар урман утырга план җиткерелде, без аны үтәдек инде. Хәзерге вакытта 2020 ел планын башкарабыз, - диде Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев.
Коллективта 121 кеше эшли. Бирегә Мамадыш, Теләче районнарыннан килеп эшиләр, хезмәткәрләрне вахта машинасы йөртә. Мәсәлән, Фирая Галимҗанова бу өлкәдә 25 ел эшли. Башта ул хисапчы булса, 2008 елдан мастер вазыйфасын башкара. Ул Яңа Арыш, Иске Арыш һәм Теләче районы Шәтке авылында урнашкан ике участокка хезмәт күрсәтә. Сергей Мутаев, Фирдәвес Сафина, Рәис Гарифуллин Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында ике ел эшлиләр. Алар Мамадыш районыннан. Җитәкчеләре Альберт Закировның хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәте белән канәгатьләр. “Хезмәт хакын вакытында алабыз, кайнар ризык белән тукландыралар, кирәк икән, агач материаллары да яздырып була”, - диләр алар.
-Мин агач утыртуда бик теләп катнашам. Бу тирә-юньне яшелләндерү, урман байлыгын саклау өчен бик кирәкле чара. Урман утырту ул изге бурычларыбызның берсе, - ди күренекле механизатор, “Бердәм Россия” фиркасе әгъзасы Үзбәк Мусин.
Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе сүзләренә караганда безнең шартларда имән, нарат һәм яфраклы агачлар яхшы үсәләр. Бу көнне Югары Тегермәнлектә Рамазан Кәбиров җитәкчелегендәге “Каенкай” түгәрәгенә йөрүче балалар үстергән нарат үсентеләрен утырттылар. Агач утырту югары темплар белән барды. Барысы да зур теләк белән эшләделәр. Эштән соң саф һавада уха һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia