Балыкбистәлеләр "Татарча диктант" акциясендә катнаштылар
Шушы көннәрдә бөтен дөнья татарча диктант язды.
Бу дүртенче ел рәттән уздырыла. Әлеге акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел да район халкы бик теләп катнашты. Район буенча барысы 1000 кеше белемен сынап карады. Шулай ук өйләрендә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры Онлайн трансляцияне тыңлап та язучылар булды. Быел Ибраһим Газиның “Сыерчыклар” әсәреннән өзекне диктант итеп яздылар.
Әлеге акцияне мәйданчыкларда үзенчәлекле итеп оештыручылар булды. “Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры Рәдиф Сафиуллин "Татарча диктант" акциясен үзенчәлекле итеп оештырды: күргәзмәләр, диктант язучыларны милли рухта тәбрикләү, гомумән, бәйрәм кәефе тудырылган иде.
Биредә һәр чарадан соң агач утырту матур традициягә әйләнгән. Аны дәвам итү максатыннан, бу эшне дә оста итеп оештырган иде”,-дип фикерләре белән бүлеште Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районында җирле оешма җитәкчесе Илвера Касыймова. Илвера Касыймова үзе дә туган авылы мәктәбендә "Каенкай" түгәрәгенә йөрүче урманчылар белән агач утыртуда катнашкан.
Ә менә Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә милли йолаларга кагылышлы борынгы авыл күренешен тасвирлап гаҗәеп матур күргәзмә оештырганнар. Милли киемнәндәге укучыларның чигү чигеп, гармунда уйнап җыр сузулары, талдан үрелгән читән, өй эчендәге чигелешле мендәр япмалары һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, бәйрәм рухы өстәп торды. “Татарча диктан” акциясендә әлеге мәктәпнең “Яшь армиячеләр”е бик теләп катнашты.
-Әлеге акциягә мөселманнарыбыз да бик теләп кушылдылар. Районыбызның Үзәк мәчетендә диктант яздык без. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык,- дип хәбәр итте районның мөслимәләр берлеге рәисе Иделия Мәхмүтова.
Өйдә утырып язу мөмкинлеген дә җайлы булуын хупладылар катнашучылар. “Мин үзем декрет ялында. Бала белән мәйданчыкларга барып диктант язу мөмкинлеге булмады. Һәм мин өйдә язырга булдым. Язып бетергәч кәгазьне фотога төшереп билгеләнгән телефон номерына җибәрдем. Бик җайлы, дип таптым бу ысулны”, - диде Эльмира Галиева.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа