Балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котлыйлар
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Бу көн илебез тарихында иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Аның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 4 ноябрь – ата-бабаларыбыз өчен горурлык, халыкларны берләштерү һәм аның символына әверелгән мөһим, истәлекле дата. Хәзерге Россия өчен Халыклар бердәмлеге көне – бөтен гражданлык җәмгыяте бәйрәме. Ул Россия халкының уртак максатларга ирешү өчен, илебезнең чәчәк атуы һәм дәүләтчелеген ныгыту хакына тирән тарихи традицияләрне символлаштыра.
Бүген Балык Бистәсендә төрле милләт вәкилләре яши. Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Балыкбистәлеләр буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да тотрыклылык һәм ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia