Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләргә алда булачак сайлауларда катнашу тәртибен аңлаттылар

2024 елның 15, 16, 17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Шул уңайдан без Балык Бистәсе районында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Хәмидуллина белән очраштык.

- Наталья Константиновна, тавыш бирү көнендә теркәлү урынында була алмаган сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе белән таныштырсагыз иде.
 - Сайлау хокукына ия булган Россия Федерациясенең барлык гражданнары теркәлү урыны буенча сайлау участокларында сайлаучылар исемлегенә кертелә. Теркәлү урыны буенча тавыш бирү өчен сайлаучыларга өстәмә чаралар күрергә кирәкми. Сайлау участогына тавыш бирү көнендә паспорт яки раслаучы башка документ белән килү җитә.
Әгәр 2024 елның 17 мартында, Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирү көнендә, сез паспортта күрсәтелгән теркәлү (прописка) адресы буенча булмасагыз (командировкага, ялга киттегез яки башка шәһәрдә яшисез), яисә яшәү урыны буенча теркәлмәсәгез, башкача тавыш бирү тәртибеннән файдалана аласыз.
Моның өчен Россия Федерациясе гражданы паспорты белән, 2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартына кадәр якындагы территориаль сайлау комиссиясенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгенә, ә 2024 елның 6-11 мартыннан – теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең күрсәтелгән пунктларында  тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсәтеп, сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк.
Гаризаны шулай ук 2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартның 24.00 сәгатенә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн тапшырырга мөмкин.
- Район территориясендә гаризалар кабул итү пунктлары кайда урнашкан һәм аларның эш режимы нинди?
  -Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясе (ТИК) түбәндәге адрес буенча урнашкан: Балык бистәсе, Ленин урамы, 48 йорт.
2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартына кадәр эш көннәрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр;
ял һәм бәйрәм көннәрендә 8дән 13 сәгатькә кадәр;
- участок сайлау комиссияләре(УИК)
 2024 елның 6-11 мартында эш көннәрендә 5 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр;
ял һәм бәйрәм көннәрендә 8дән 13 сәгатькә кадәр;
 күпфункцияле үзәк түбәндәге адрес буенча урнашкан: Балык Бистәсе, Зәки Шәймәрданов урамы, 31 нче йорт.
 2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартына кадәр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8дән 17 сәгатькә кадәр; шимбә 8дән 13 сәгатькә кадәр.
Гаризадагы төп өлеш сайлау комиссиясендә кала һәм журналга теркәлгәннән соң сайлаучыга талон тапшырыла. Талонда тавыш бирү көнендә кайсы участокка килергә кирәклеге турында мәгълүмат бар.
 - Әгәр сайлаучы үзе гариза бирә алмаса?
 - Җитди сәбәпләр аркасында (сәламәтлеге, инвалидлыгы буенча) гариза бирә алмаган сайлаучы шул ук срокларда телдән яки язмача (шул исәптән социаль хезмәткәр яки башка затлар ярдәме белән) гаризалар кабул итү пунктыннан читтә булган урын буенча тавыш бирү турында гариза бирү мөмкинлеге бирү өчен территориаль сайлау участогына яки участок  сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Участок  сайлау комиссиясенә, шул исәптән югарырак территориаль сайлау коммисиясе кушуы буенча, тавыш бирү көненә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча (2024 елның 11 марты дүшәмбе) сайлаучыга мондый мөмкинлек бирү максатыннан килүне тәэмин итә.
Сайлаучы бер тапкыр гына гариза бирергә хокуклы.
Сайлау көнендә хастаханәләрдә яки сак астында булу сәбәпле,  үз урыннары буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә мөмкинлекләре булмаган сайлаучылар участок сайлау комиссиясе карары белән шәхси язмача гариза нигезендә участок сайлау комиссиясенә тавыш бирү көненә кадәр җирле вакыт буенча( 2014 елның 16 мартында) 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча вакытлыча тору урыны буенча сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертелергә мөмкин.
Сораулар буенча 8(84361) 2-20-82, 8(84361) 2-39-53. телефоннан шалтыратыгыз:
 - Әңгәмә өчен рәхмәт.

Әңгәмәне Таңсылу Минһаҗева язып алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса