Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр уңышлары белән сөендерә

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә «Ихлас» мультимедиа мәктәбендә катнашучы остазларны һәм җиңүче балаларны тәбрикләү тантанасы булып узды.

 «Ихлас» мультимедиа мәктәбе "Сабантуй" һәм «Салават күпере» журналлары тарафыннан оештырылды һәм ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. «Ихлас» мультимедиа мәктәбе кысаларында укучыларга «Күңелле әлифба», «Тылсымлы рәсем», «Балачак әдипләре» һәм «Мин журналист булам» дәресләрендә белем бирелгән.

"Балачак әдипләре" дәресләрен ел дәвамында Яңа Арыш урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Айгөл Вәлиева белән берлектә дәресләрен карап, тыңлап,  актив катнашып, кызыксындырган сораулар юллап, аларга җаваплар да тапканнар һәм актив катнашучы буларак әлеге күркәм тантанага чакырылганнар. 
-Әлеге чарада укучым Зәйнәп белән катнаштык. Язучылар Галимҗан ага Гыйльманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах катнашында осталык дәресен карадык, сөйләүләрен тыңлап хозурландык.Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнеп, бик сөенеп кайттык,-дип уртаклашты Айгөл Ильясовна. 
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса