Балыкбистәлеләр тантаналы митингка җыелды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан балыкбистәлеләр тантаналы митингка җыелды.
- Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләребезгә баш иеп рәхмәтебезне әйтәбез, мактау һәм хөрмәтебезне күрсәтәбез. Бу бәйрәм - Ватанны саклаучылар көненә бәйле. Киләчәк буыннарыбызга без Бөек Ватан сугышы, локаль сугышлар турындагы белемнәребезне мәңгегә хәтердә саклап калу өчен җиткерергә тиешбез, -диде район башлыгы Радик Ислямов.
Җыелганнар алдында шулай ук ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев, «Юнармия» штабы начальнигы Рөстәм Гобәйдуллин чыгыш ясады.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны, тормышлары бәрабәренә дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары һәлак булган сугышчылар мемориалына гирляндалар һәм чәчәкләр салынды.
Чара «Юнармия» батырлыгы» билгесе тапшыру белән тәмамланды.
Алинә Вакказова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа