Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саратов өлкәсенең «Балаларга социаль һәм хокукый ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре социаль өлкә белгечләре өчен хокукый агарту буенча практикум уздырдылар

«Право без границ»(»Чикләрсез хокук») проекты кысаларында Саратов өлкәсенең «Балаларга социаль һәм хокукый ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре социаль өлкә белгечләре өчен хокукый агарту буенча практикум уздырдылар

12 сентябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы һәм баш белгеч Мусина Алсу Рафаэл кызы «Казан шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга булышлык итү үзәге» ДБУда  «Чикләрсез хокук» проекты кысаларында социаль өлкә белгечләрләре өчен хокукый агарту практикумында катнаштылар. Практикум "Ятим балаларның торакка хокуклары" темасына уздырылды.

Практикумны «Балаларга социаль һәм хокукый ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Алексей Владимирович Паневин үткәрде. Чара барышында белгечләр гамәлдәге суд практикасына нигезендә, ятимнәрнең торак хокукларын гамәлгә ашыру алгоритмнары турында презентация карадылар, балалар белән булган типик проблемалы ситуацияләрне хәл иттергә өйрәнделәр.

ЦСПП АНО директоры Паневин Алексей Владимировичка һәм «Казан шәһәре ЦССУ» ДБУ директоры Богова Светлана Алексеевнага практикум оештырганнары, ятим балаларның катлаулы торак проблемаларын хәл итүдә файдалы мәгълүмат биргәннәре һәм тәҗрибә белән уртаклашканнары өчен рәхмәт белдерәбез.

Проект Россия Федерациясе Президентының Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса