Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Пенза шәһәрендә уздырылган «Мин яратам сине, туган ягым!»конференциясендә катнашып кайттылр

26 апрельдә Пенза шәһәрендә «Мин яратам сине, туган ягым!» туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар Төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр.

  «Талантлар территориясе» фестивале кысаларында «Мин яратам сине, туган ягым!» туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар төбәкара бәйгесенә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия республикалары, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Пенза, Омск өлкәләре, Пенза, Мәскәү, Казан, Саратов, Самара, Ульяновск шәһәрләреннән 400 гә якын эш килгән. Бу хезмәтләр барысы да туган як тарихы белән бәйләнеп язылган.  
Шунысы куанычлы, бу бәйгедә Югары Тегермәнлек мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, балалар иҗат үзәгенең “Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәгендә өстәмә белем алучы Әмир Габдрахманов (җитәкчесе И.Г. Габдрахманов)   катнашып беренче урынга лаек булды. Бәйгенең пленар өлешендә гаилә тарихы, шәҗәрә тематикасына чыгыш ясады. 

Илфар Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса