Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Минск каласында булып кайттылар

9-15 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар Белоруссиягә сәфәр кылдылар.

11 апрель көнне Минск каласында  «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядән тыш, Татарстан делегациясе Рыленки туганнар каберлегендә күмелгән композитор Фәрит Яруллинны искә алып чәчәк куйдылар, дога кылдылар, Дубровно шәһәре музеенда, Витебск өлкәсендә Шмырев исемендәге музейда экскурсиядә булдылар, Минскида Җәмигъ мәчете белән таныштылар, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җирле татарлар, Белоруссия галимнәре, төбәкчеләре белән очраштылар.  Минск районы Волковичи авылы зиратында Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Кызыл Армия капитаны Әдгам Кәримовка һәйкәл ачу тантанасы булды. 13 апрельдә көн Брест крепостена баруга багышланды, батыр якташыбыз Петр Гаврилов каберенә зыярат кылынды.

Тарихны өйрәнүгә багышланган чараларны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды, делегация белән тарихчы,  «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов җитәкчелек итте.

Шунысы сөенечле, әлеге чараларда Югары Тегермәнлек мәктәбенең тарих укытучысы, төбәк тарихын өйрәнү түгәрәге җитәкчесе Илфар Габдрахманов та катнашты. Сәфәргә белән бәйле язмаларны көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса