Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр «Май чабу» бәйрәмендә күңел ачтылар

2024 елда Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» кысаларында балалар китапханәсе һәм үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре укучылар өчен «Май чабу» бәйрәмен каршылыйбыз» дип аталган чара оештырдылар.

Буыннар бәйләнешен саклап калу, үз тарихыңа мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, бергә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен белү өчен бу бик яхшы бәйрәм чарасы. 
«Масленица» курчагы залдагы кунакларга елмая һәм әйтерсең лә ул барысын да берьюлы кочаклап алырга тели. Өстәл янында самовар, анда җепкә тезелгән баранкалар, матур касәләр һәм чәйнек урын алган.
Алып баручылар Гөлшат Хөсәенова һәм Алсу Бәширова чарада катнашучыларны сәламлиләр, ә күңелле музыка бәйрәм түгәрәгенә чакыра. Алар «Май чабу» бәйрәме тарихы турында сөйләделәр, сораулар бирделәр. Гадәттә, бәйрәм  бер атна дәвам итә. Анда ярминкәләр, урам уеннары уза, биюләр, җырлар яңгырый. Ә үзенең исемен Масленица атна буе сыйланырга тиешле мул һәм майлы ризыктан алган. Халык риваятьләре буенча, кояшка усал салкын кышны җиңәргә ярдәм итәргә кирәк булган һәм Масленицада яраткан ризыгы - төрле төстәге, түгәрәк, алсу, кызгылт, кызу, кояш йөзенә охшаган коймаклар булган. Бәйрәм атнасының һәр көненең исеме бар, дүшәмбе - «Очрашу», сишәмбе - «Уеннар», чәршәмбе - «Тәмле тамак», пәнҗешәмбе - «Зур күңел ачулар», җомга - «Кайнана кичләре», «Кунак көне», шимбә  - «Каенсеңел утырмалары», якшәмбе - «Гафу итү якшәмбесе». Бу көннәрдә барысы да матур киенәләр, күмәк җырлы уеннар алып баралар.

 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса