Балыкбистәлеләр Казаннан җиңү белән кайттылар
1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проектының 2025/2026 уку елы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Чарада мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөнип кызы Әсәдуллина, Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Геннадьевич Семёнов һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Дамир кызы Мухаметгареева катнашты.
Проектта актив катнашканнар арасында безнең Балык Бистәсе районнынан китап укучыларыбыз бар! Алар Яңа Арыш авыл китапханәсеннән: Мөхәммәтрәхимова Зәйнәп Рамил кызы, Мөхәммәтрәхимов Рәсүл Рамил улы, Шакирова Камилә Ренат кызы, Гәйнетдинова Айсылу Илшат кызы; Балтач авыл китапханәсеннән: Вафин Рамазан Рөстәм улы; Куки авыл китапханәсеннән: Бәдретдинова Динә Альберт кызы. Кызганычка каршы, барлык җиңүчеләр дә тантанада шәхсән катнаша алмады. Алар өчен дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне китапханәчеләребез тапшырды.
Төп призларны - дипломнарны һәм «Ривьера» аквапаркына билетларны һәр җиңүчегә мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семёнов тантаналы рәвештә тапшырды.
Официаль өлеш тәмамланганнан соң, балалар өчен бай мәдәни программа оештырылды: алар Татарстанның иҗади берлекләре вәкилләре - язучылар, композиторлар һәм рәссамнар белән очрашты, мавыктыргыч мастер-классларда катнашты һәм Уникаль осталык үзәге буйлап экскурсиядә булды.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим, бу чара Татарстан Республикасы Сәнгать әһелләре декадасын ачу программасының бер өлеше булды. Әлеге проект республикабызның мәдәни кодын формалаштыручы күренекле шәхесләрнең юбилейларына багышланган иде.
Укучыларыбызны ихлас котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар, илһам һәм яңадан-яңа казанышлар телибез!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia