Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Казанда җиңү яулап, районыбыз данын күтәрделәр

13 – 16 апрель көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды.

Анда Татарстаннан, Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. Бәйгенең тантаналы ачылышы 13 нче апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Халыкара олимпиадада районыбыздан – Яңа Арыш Арыш авылы мәктәбеннән ике укучы – Азалия Шәмсевәлиева һәм Диләрә Галимова да катнашты. Бу олимпиадада Азалиянең икенче тапкыр катнашуы икән. Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән язмача тур биремнәре эшләделәр, билетлар буенча телдән сорауларга җаваплар бирделәр, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатлары буенча проектлар якладылар. Шәмсевәлиева Азалия Муса Җәлил иҗаты буенча проект эше яклаган булса, Галимова Диләрә Габдулла Тукай иҗатын яктырткан саллы проект эше яклаганнар. Дидактик уеннар ярдәмендә жюри әгъзаларын җәлеп иткәннәр.

Төп конкурс сынаулары балаларны савыктыру-белем бирү комплексы «Байтик» базасында үткәрелде. «Укучылар һәм студентлар өчен бай эчтәлекле, матур программа әзерләнгән иде», – дип сөйли Яңа Арыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Галимова. Сынаулар арасындагы буш вакытта олимпиадада катнашучылар спектакль караганнар, Казанның истәлекле урыннарында сәяхәт кылганнар, бер-берсе белән аралашканнар. Ә йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узган.

Гүзәлия Галимова җитәкчелегендә Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары икесе дә призер исеменә лаек булганнар. Бу нәтиҗә – мәктәбебез өчен генә түгел, районыбыз өчен дә бик зур җиңү! Гүзәлия Галимова бик тәҗрибәле укытучы, аның укучылары төрле бәйге һәм конкурсларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Укучыларның телгә, әдәбиятка мәхәббәтләре бик көчле, ә сере бик гади: аларны укытучылары фәнгә карата кызыксындыра белә, дәресләрне мавыктыргыч итеп төрледән-төрле форматта уздыра. Әлеге җиңү укытучының да зур җиңүе дип атар идем.

Бик күп көч түгеп, һәр көн дәресләрдән соң әзерләп, өстәмә эшләр ярдәмендә белемнәрен камилләштереп, зур җиңүгә ирешәләр. Укучыларыбызны һәм Гүзәлия Галимованы чын күңелдән котлыйбыз!

 

Рәзилә Мөхммәтрәхимова, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса