Балыкбистәлеләр «Изге Болгар җыены» бәйрәмендә булып кайттылар
Балыкбистәлеләр узган якшәмбе иртәсендә уңайлы автобуста Идел буе Болгар дәүләтчелеге тарафыннан Ислам динен кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» традицион бәйрәменә юл тоттылар. Башта алар мәдәни программаны, музейлар эшен, Болгар чорындагы һөнәрчелекне карадылар.
Республика җитәкчелеге һәм дин әһелләре катнашында «Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы истәлекле билге һәм Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда узды. Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов республикада төрле халыклар һәм дин вәкилләре дус һәм тату яшиләр, дип белдерде, илебезнең киләчәктә дә чәчәк атуын теләде.
Көндезге намаз вакыты җиткәч, барысы да ата-бабаларыбызның изге җирендә Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылырга, шулай ук җирдә тынычлык һәм иминлек өчен дога кылырга дип, Җәмигъ мәчетенә юнәлделәр.
Районыбызга исән-имин әйләнеп кайткач, һәркем район башкарма комитеты социаль-мәдәни өлкә бүлеге башлыгы Лилия Кәримуллинага, Балык Бистәсе районы мөселманнары берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтовага, «Балык Бистәсе ПАТП» җитәкчесе Илфат Хөснетдиновка әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.
Автор Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа