Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узсын

Узган елларда Татарстан Республикасында декабрь һәм гыйнвар айлары янгыннар саны арту белән аерылып торды.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Яңа елда янгыннарның күбесе пиротехника чараларын дөрес кулланмау, ягъни фейерверк, петард, флэперлар, очкыннар, салютлар аркасында килеп чыга. Фейерверк машиналар, агачлар һәм торак биналар булмаган ачык урыннарда җибәрелергә мөмкин. 
Бу чорда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне    сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән электр үткәргеч линияләре) чикләреннән 500 м.,  торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта куллану тыела.
Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә «Пиротехника әйберләрен куллануны тәртипкә салу чаралары турында»гы карары нигезендә, гражданнар тарафыннан пиротехника әйберләрен куллану өчен урыннары итеп Яр буе һәм Сабантуй паркы билгеләнде.
Һәр мәйданчык янгын куркынычсызлыгы максатларында кирәкле күләмдә беренчел янгын сүндерү чаралары һәм гражданнарның көнкүреш пиротехник эшләнмәләрен кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструкцияле мәгълүмат стенды белән җиһазландырылырга тиеш. 
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге гражданнар тарафыннан төрле күңелсезлекләрне булдырмау максатыннан пиротехника эшләнмәләрен махсус булдырылган мәйданчыкларда гына кулланырга киңәш итә. Тыелган территорияләрдә пиротехник эшләнмәләр җибәрү фактлары ачыкланган очракта гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Махсус янгынга каршы режим шартларында кылынган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу катгыйрак административ җәзага китерә, бу чорда штрафлар сизелерлек арта.  
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 20.4 статьясындагы 2 өлеше нигезендә гаепле затлар административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылачак:
- гражданнарга 10000 сумнан 20000 сумга кадәр;
- вазифаи затларга 30000 сумнан 60000 сумга кадәр;
- юридик затларга 400000 сумнан 800000 сумга кадәр.
 Пиротехника сатып алганда  төргәккә игътибар итәргә, әгәр дә ул дымлы яки тишелгән булса сатып алмаска кирәк. Куллану күрсәтмәләре дә мөһим роль уйный. Ул рус телендә булырга тиеш. Фейерверк, пиротехник эшләнмәләрне  сертификатлары булган махсус кибетләрдән сатып алу яхшырак.
Алексей Гречанюк,
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса