Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, газ белән сак булыгыз!

Алдыбызда Яңа ел бәйрәмнәре көтә. Яңа елны матур итеп, хәвеф-хәтәрсез каршы алу безнең үзебездән тора.

 Җаваплылык хисен югалтмыйча газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, Яңа елларыбыз да якты, шатлыклы булыр.Яңа еллар һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы алып килсен! Илләребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын! Якыннарыбызга, әйләнә-тирәбезгә игътибарлы, ихтирамлы булып яшик!
Инде барыбыз да бик яхшы белә. Газ белән “Сез” дип сөйләшсәк кенә, ул безне аңлар һәм җылылык биреп, тормышыбызны уңайлы итәр.
Аңласагыз иде, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү зур хата. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачарга онытмыйк.
 Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерү, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карау, төтен һәм вентиляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп тәртиптә тоту, безнең хәвеф-хәтәрсез яшәешебезнең дөрес кагыйдәсе.
Хәзер каты салкыннар башлана. Мондый көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын боз белән капланмасын өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Вентиляция каналларын каплап, томалап кую тормышыбыз өчен аеруча куркыныч. Өстәп шуны да әйтәсе килә, күпкатлы йортларда яшәүче райондашларыбыз газ ягулыгын куллануда икеләтә игътибарлы булсыннар иде.
Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып Сабагаз идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала.

“Сабагаз” экслуатацияләү-производство идарәсе, Балык Бистәсе газ хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса