Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Гаилә һәм демография үзәгенең күчмә сессиясендә катнаштылар

Шушы көннәрдә Кукмара районы мәдәният йортында ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең күчмә сессиясе узды. Сессиядә Балык Бистәсе делегациясе дә катнашты. Шулай ук Балтач, Теләче, Саба, Мамадыш районнарыннан кунаклар килде.

Әлеге чара традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде һәм Россиядә Гаилә елына багышланды. Сессия дәвамында  «Сәламәт гаилә – милләт нигезе» һәм «Татарстан Республикасының демографик иминлеге факторы буларак буынара мөнәсәбәтләр» дигән темаларга лекцияләр тәкъдим ителде.


– Бүген җәмгыятьнең күп кенә институтларына гаилә кыйммәтләрен формалаштыру җаваплылыгы йөкләнә. Һәм без, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге, бу өлкәдә фәнни тикшеренүләр үткәрәбез. Безнең очрашуларыбызның максаты, бер яктан, мәгълүмати-мәдәни гаилә булдыру булса, икенче яктан, фән безгә социаль мөнәсәбәтләрнең реаль картинасын күрергә һәм үзебезнең һөнәри эшчәнлегебездә, хәтта көнкүреш эшчәнлегебездә дә дөрес сайлау ясарга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хөрәмшина.


Очрашуда катнашучылар гаилә һәм демография үзәге үткәргән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштылар. Сессиядән соң музей хезмәткәрләре кунаклар өчен шәһәр һәм музей буйлап экскурсия үткәрделәр.
Иң беренчеләрдән булып, шәһәр үзәк китапханәсендә булдык. Китапханә хезмәткәрләре китапханәнең тарихы турында җентекләп сөйләделәр, китап һәм журнал фонды байлыклары, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр, үзәк китапханә алдырган вакытлы басмалар, заманча дизайнлы заллар белән таныштырдылар. Без Кукмараның матурлыгына хозурланып йөрдек бу көнне. Шәһәрдә өч зур фабрика-завод эшләп килә икән.Алар белән дә таныштык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса