Балыкбистәлеләр, эшне штрафка җиткермәгез!
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар, Балык Бистәсе поселогы һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә район үзәге һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы затларны ачыклау эшен дәвам итәләр.
2022 елның 10 аенда административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзелде. Нигездә, бу йортлар территориясендәге төзелеш материалларын, салам, печән, шифер, тирес, чүп-чар ташлау, көнкүреш калдыкларын агызу һәм йорт хайваннарын тиешле булмаган урында күзәтүсез йөртүгә кагыла.
Югарыда күрсәтелгән чорда комиссия тарафыннан 10 административ эш каралды, 32000 сумлык административ штраф рәвешендә җәза билгеләү турында 3 карар, кисәтү рәвешендә 6 карар, административ җаваплылыкка тарту вакыты үтү сәбәпле туктату турында 1 карар чыгарылды.
Хисап чорында барысы 32000 сум штраф түләнгән, шул исәптән узган ел карары буенча-3000 сум. 1 карар штраф түләтү өчен суд приставларына җибәрелде.
Гражданнар кисәтү ясалгач күбесе хокук бозуларны тиз арада бетерә. Әмма штрафка кат-кат тартылучылар да бар, тик алар аннан тиешле нәтиҗәләр ясамый.
Беренче карарны үтәмәгән очракта, чираттагы тапкыр административ хокук бозулар турында беркетмә төзелгәч янәдән штраф салуга китерәчәк.
Административ комиссия искәрткәнчә, район үзәген һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре буенча йортлар янында - ниндидер материалны, грунт, утын, печән, чүп-чар, зур күләмле калдыклар, төзелеш материалларын туплау, төзеп булмаган транспорт чарасын сакларга,
кар чыгарырга, шлакны түгәргә, сыек көнкүреш калдыкларын агызу тыела.
Урамнарда, ял итү мәйданнарында, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында кечкенә күләмле калдыкларны туплау өчен махсус чүп савытлары урнаштырылган. Гражданнар (индивидуаль торак йортлар хуҗалары), күпфатирлы йортлар белән идарә итүче идарәче оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, җирлек территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар калдыклар җыю өчен түбәндәге объектларга каты һәм зур габаритлы калдыкларны түбәндәге ысул белән җыялар:
–чүп-чар кабул итү өчен урнаштырылган контейнерлар;
–җиһазландырылган мәйданчыкларда калдыкларны төрләргә (текстиль, кәгазь, пыяла, пластмасса, полимер, азык-төлек) бүлү өчен контейнерлар;
– зур калдыклар өчен махсус контейнерлар (бункерлар) яки мәйданчыклар;
–җиһазландырылган мәйданчыкларда урнаштырылган бункерлар;
-билгеләнгән график яисә шалтырату буенча эшләүче махсус автотранспорт;
–чүп савытлары;
–калдыкларны вакытлыча туплау урыннары.
Зур габаритлы калдыкларны мөстәкыйль чыгару, калдыкларны сортларга аеру буенча эшне махсуслаштырылган оешмалар башкарырга тиеш. Йортларны, төрле биналарны төзәтү вакытында барлыкка килгән калдыкларны чыгарганда моның өчен махсус билгеләнгән урынга үзләре илтергә тиешләр. Бу төр калдыкларны вакытлыча саклау тыела.
Моннан тыш, йорт хайваннарының күзәтүчесез йөрү очраклары ешайды. Шуңа күрә административ комиссия район гражданнарының игътибарын авыл терлекләрен көтүне хуҗасы яки ул вәкаләтле зат күзәтүе астында башкарма комитет тарафыннан билгеләнгән махсус урыннарда башкарылырга тиеш.
Балыкбистәлеләр, үзебез яши торган җиребезне чиста һәм тәртиптә тотыйк. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә районыбыз территориясендә тиешле тәртип урнаштырачакбыз.
Анастасия Карпова,
административ комиссиянең җаваплы сәркатибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia